ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2015 ел
җомга
Кичәдә 9 нчы-11 нче сыйныфларда укучы егетләр катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча, 1 урынны 11 нче сыйныф егетләре яулады. Икенче урынга 10 нчы һәм 9 нчы  сыйныф укучылары чыкты.  
Дискотекада яшьләр өчен күңелле уеннар, конкурслар  уйнатылды.  
Атна саен сыйныфларда сугыш темасына документаль фильмнар карау оештырыла. Сугыш  һәм  тыл ветераннары  белән очрашулар,аларның тормыш юллары буенча материаллар туплау дәвам итә.  Без үзебезнең тарихыбызны онытырга тиеш түгел.

 18 нче февраль көнне хоккей буенча мәктәп турниры булып узды.  

Дәрестә билгеләр куелмаса да укучылар рус теленең нечкәлекләренә төшенәләр,үзләренә кирәкле күп мәгълумат алалар.Әлеге курсны Әбде мәктәбенең  рус теле һәм әдәбияты укытучысы Власова Н.Н.алып бара. 21 февраль- “Туган тел”бәйрәме алдыннан әлеге курста   алган белемнәре укучыларга ярдәм итәчәк.
Безнең балалар бакчасының физик тәрбия бирүче тәрбиячебез Чернова Лидия Петровна балалар белән еш кына аэробика элементлары кулланылган физик үсеш шөгыле һәм иртәнге гимнастика үткәрә.  Мондый төр шөгыльләрне балалар бик теләп башкаралар.  Балаларда уйлау һәм уйлап табу сәләте көчәя. Уңай эмоцияләр балаларның саләмәтлегенә дә уңай тәэсир итә. 
Бу көннәрдә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә  тыл ветераннары белән очрашулар оештырыла, эзтабарларның эзләнүләре, тимурчылык эше дәвам итә. Мәгълүматлар музей бүлмәсендә урын алачак, дәресләрдә, тәрбия сәгатьләрендә файдаланылачак.
   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International