ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2015 ел
җомга
2015 елның 29 гыйнвар көнне ОАО "Газпром" еллык хисабыннан НАК "Нафтогаз"ның  Стокгольм шәһәренең Сәүдә палатасына 2014 елның 13 октябрендә бирелгән дәгъвасы турныда билгеле булды. НАК "Нафтогаз" 2009-2019 елларга төзелгән транзит килешүнамәне кабат карау турында мөрәҗәгать итте һәм $6,2 миллиард каплау тәләп итте.    

30 нчы январь көнне “Оста куллар “ клубының чираттагы очрашуы булды. Ул "Бәйләү – үзе бер осталык" дигән темага багышланган иде. Биредә берләшмәгә йөрүче ханымнар бәйләү нечкәлекләренә төшенделәр, яңа бәйләү үрнәкләрен өйрәнделәр. Хатын-кызлар уен-көлке, җыр белән  бәйли-бәйли кич утырдылар.

 


Тормыш дәвам итә. Инде ветераннарыбызның оныклары да үсеп җиттеләр... Бу вакыйгаларны китапханәләребез читләтеп үтмиләр. Бүген дә китапханәчебез Мөбәрәкшина Ф.Г библиографик дәрес алып барды.


Класс сәгатендә укучылар Бөек Ватан сугышы елларында фашистларга каршы олылар белән иңгә –иң торып көрәшкән герой пионерлар турында белделәр. Укучылар Ватан геройларының батырлыгын беркайчан да онытырга ярамый дигән нәтиҗә ясадылар.


 Һәр сыйныф укучысы өйрәнеп килгән шигырен сөйләде. Шулай ук бәйрәмгә багышлап рәсем кхргәзмәсе дә оештырылды. Мәктәпнең һәр укучысы бу чарада актив катнашты


Чарада үзенең тикшеренү эше белән 9 нчы сыйныф укучысы  Даутова Дилбәр чыгыш ясады. Ул катнашучыларны  презентация ярдәмендә Бөек Ватан сугышы нәтиҗәләре буенча  чыгарылган саннар һәм фактлар белән таныштырды. 
  

Олы Нырсы  урта мәктәбе укучылары командасы  беренче урынны яулады.

28 январь көнне, 2000-2002 елгы кызлар командасы да, егетләр  командасы да 1 урынны яулап, район кубогына ия булып кайттылар.

29 январь көнне, 1997-1999 елгы укучылар арасында, кызлар командасы 1 урынны яулап район кубогына ия булып, егетләр командасы 2 урынны яулап кайттылар.

 Сыйныф җитәкчесе Мортазина Л.Х. белән  укучылар совет хатын - кызларының батырлыгы турында сөйләштеләр.  Укучылар әбиләре тырында сөйләделәр, кинофильмнардан мисаллар китерделәр. Аларның яшьтәшләре, 14 -15 яшьлек малайлар - кызлар, олылар белән бергә хезмәт куйганнар. Бу дәрес укучыларга тыныч тормышның кадерен аңларга ярдәм итәр дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International