ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Авыл халкы өчен бу күптән көтелгән дин дәресләре иде. Алар анда намазга басу тәртипләрен һәм Коръән аятьләрен өйрәнәләр.
Сугыш башланганга 70 елдан артык вакыт узган. Тиздән ул еллар турында яшләр фильмнардан гына беләчәк. Бөек Ватан сыгышынды катнашкан кешеләр һәзер инде олы яшләрдә, аларга 80 генә дә түгел. Көннән көн алар әзәяләр. Шуңа күрә бу сугыш бездән ерагая. Сугыш турында күбесен без кинолардан күреп беләбез. 

Кырлай музее экспозициясе  шагыйрьнең бөтен тормыш юлын гәүдәләндерә: экспонатлар арасында Тукайның үзе исән чакта басылган китаплары, аның туганнары һәм дусларының шәхси әйберләре, Казанның “Болгар” кунакханәсендәге җиһазлар бар.  Укучыларга  сәяхәт бик ошады. Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак . Сәяхәттән алган тәэсирләр укучылар күңелләрендә  озак сакланыр әле.

 


Алар белән  әледән әле уен-ярышлар оештыралар мәдәният хезмәткәрләре.  Егет –кызлар авылда үткәрелгән барлык мәдәни чараларның да актив катнашучылары, ди Казаклар авыл клубы мөдире Илсия Гимадиева.

 

 


Мәктәп яшендәге балалар һәр көнне диярлек клубка киләләр,шашка,шахмат һәм теннис уйныйлар. Әлегә бу спорт төрләрен ярыш итеп, зурлап үткзргзнебез юк, шулай да киләчәктә бу төр ярышларны уздырырбыз дип уйлыйбыз диләр алар.

 

 

   

 Алар күп укылып таушалган китапларның битләрен ябыштырдылар, тышларын яңарттылар. Балалар бу эшләрне  бик теләп башкардылар. Китап дәвалау үзләренә дә ошап китте. Балаларга бу чараны китапханәче Хузиахметова З.Г оештырды. Укучылар тагын килербез дип таралыштылар.

 

     

2000-2002 нче елгы кызлар арасында Олы Мишә авылы мәктәбе командасы икенче призлы урын алып кайтты.  Укучыларыбыз үзләренең  көчле ихтиярлы, нык булулары белән аерылып тордылар. Барлык катнашкан укучыларга да рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә дә сау-сәламәт һәм спорт белән дус булып яшәүләрен телибез!

  

Укучылар якташ сугышчыларбыз истәлегенә куелган обелискны даими кардан чистартып , тәртиптә тоталар. Бу саваплы эштә барлык сыйныф укучылары да катнаша. Җиңү алып килгән , илебез халкына  тыныч тормыш бүләк иткән  сугышчы – батырларга карата, балалар күнелеңдә хөрмәт хисләре тәрбияләүдә мондый эшләрнең әһәмияте бик зур. Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз - батыр сугышчылар истәлегенә куелган обелискны чиста тотуны технология укытучысы Тимерханов  Камил Гәбделхаевич оештыра.
Укучылар физикадан үз белемнәрен башкаларныкы белән чагыштырып, физика өлкәсендәге интеллектуаль сәләтләрен күрсәтергә омтылдылар, кызыклы мәсьәләләр чиштеләр, физика законнарының тормыштагы ролен күрсәттеләр. Турнирда 8 нче сыйныф укучысы Гыйлметдинова Ләйлә җиңде. 
   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International