ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2015 ел
җомга

Бу көнне районның өч тәрбиячесе комиссия каршында үзләренең хөнәри осталыкларын күрсәтеп, ачык шөгыльләр үткәрделәр.  Барлык тәрбиячеләрдә үз эшләренең остасы икәнең раслап; кызыклы,мавыктыргыч шөгыльләр күрсәттеләр. Аларга алдагы эшләрендә уңышлар һәм конкурста җиңү теләп калабыз!

 

  

Аның кысаларында зурлар төркеменә йөрүче балалар әти-әниләре белән берлектә җимлекләр ясап алып килделәр. Башка төркемнәрдә тәрбиячеләр әңгәмәләр, төрле шөгыльләр һәм күзәтүләр үткәрделәр. Балалар безнең якларда кышлаучы кошлар турында күп мәгълүмәт белделәр.  

 Безнең зур группа бүлмәсендә бер үк вакытта берничә уен уйнарга була. Балалар бигрәк тә яратып “Шифаханә” уенын уйныйлар.Алар уенчык җәнлекләрне, курчакларны, тәрбияче һәм тәрбияче ярдәмчесен дәвалыйлар. Медицина наборы ярдәмендә авыртучыны тыңлап карыйлар, температурасын үлчиләр, укол ясыйлар. Шушы уен аша балалар табибка барырга курыкмаска кирәклеген аңлыйлар.


29
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Мәктәп һәм мәдәният йорты коллективлары үзешчәннәре халык алдында эчтәлекле концерт программасы белән чыгыш ясады. Җыенда ТР  Дәүләт Советы депутаты Контюков Р.А. ярдәмчесе Минкина Г.Т., Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов И.Ф., районның тармак җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары һәм авыл халкы катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Махмутов Ф.Р. җирлек буенча эшләгән  эшләргә анализ һәм киләчәккә планнар белән таныштырды. Авыл җирлегендә урнашкан тармак җитәкчеләре, үзләренең эшчәнлеге һәм киләчәккә планнары белән таныштырып чыгыш ясадылар. Хакимият башлыгы Зарипов И.Ф. җирлекнең эшчәнлегенә анализ ясап  уңай бирде.
Тәрбиячебез  Аухадиева Г.Х. балалар өчен традицион  булмаган рәсем ясау ысулы - бармаклар  ярдәмендә ясауны сайлап алды. Бу ысул балаларның иң яратканы. Аның ярдәмендә баланың күзаллавы зурая, бала рәсем ясауда үзен бик иркен тота.

Бу көнне  безнең район балалар бакчасында  тәрбиячеләребез Степанова Валентина  Ивановна зурлар төркеме балалары белән "Тамчы түгәрәк буенча йөри", ә Аухадива Гүзәлия Хабиловна уртанчылар төркеме балалары белән "Тылсымлы  аланга сәяхәт" исемле шөгыльләре белән чыгыш ясадылар. Шөгыльләре уен рәвешендә бик кызык  һәм мавыктыргыч сюжетта алып барылды.

Без әлеге берләшмәгә йөрүче балалар белән китап кыстыргычлары ясарга уйладык. Китап кыстыргычлары- китапларны буямаска, таушалтмаска, аларны чиста тотарга ярдәм итә. Эш азагында укучылар үзләре яраткан китапларны өйгә яздырып алдылар.
Гасимов Филарит Монир улы сәнгать мәктәбендә 2011 елдан бирле оркестр җитәкчесе булып эшли. Филарит Монир улы узенең укучыларына яңа тематик әсәр ойрәтә башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International