ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 Укучылар  укытучы  җитәкчелегендә  атнаның  һәр дүшәмбе көнендә  сугыш ветераны һәм  сугыш  чоры  балаларында  булып, аларга  кар  көрәүдә, йорт  эшләрендә  булышалар.
Француз теле укытучысы В.Г.Зәйнетдинова уздырган әлеге чарада 8-11 сыйныф укучылары француз халкының милли характер үзенчәлекләре белән танышты.
Утырыш Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Мирсаетов А.Г., Полиция бүлендеге җитәкчесе Низамов М.Ю., ГИБДД бүлендеге җитәкчесе Каримуллин И.Х., авыл җирлеге башлыклары, организация җитәкчеләре катнашында узды.

Кичәдә 80-90 еллар музыкасы яңгырады, күңелле уен һәм бәйгеләр уздырылды. Кичәдә катнашкан барлык авылдашлар күтәренке күңел белән өйләренә таралыштылар.

Риза Ишморатның “Кайту” пьесасының репетициясе көн саен үткәрелә. Пьесаны Олы Нырсы мәдәният йорты каршында эшләп килүче театр коллективы куя. Режиссёры Гарифуллина Рамилә Мәүлетҗан кызы. Авылдашлар бу премьераны зарыгып көтәләр.
 Шулай ук әлеге очрашуга Олы Нырсы урта мәктәбеннән 1 нче сыйныф укучылары да килгән иде. Гарифулла абый балаларга сугышка кадәр тормыш юлын һәм сугыш чорларында ниләр күргәнен сөйләп үтте. Балалар аңа, үз чиратында, үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр. Гарифулла абый аларга бик теләп җавап бирде. Балалар һәм ул әлеге очрашудан бик канәгать калдылар.

21
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
 1 категорияле укытучы Светлана Петровна яңа гына музыканы үзләштереп килүче баларга шул дәреснең үзенчәлеген аңлата. Сольфеджио дәресе укучыларның ишетеп уйнау сәләтен арттыра. Аларда музыкага кызыксыну уята.
Китап укучылар игътибарына бәйрәмнең килеп чыгышы турындагы мәгълүматлардан күргәзмә эшләп куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International