ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бар җиһан чыршы исенә, төсле уенчыкларга, бүләкләргә һәм утлар җемелдәвенә күмелә. Шармыш авыл китапханәчесе Яңа ел кар бөртекләрен ясау буенча "Яңа ел фантазияләре" дип исемләнгән мастер-класс үткәрде. Чарада катнашучылар балалар  үзләренең фантазияләрен җигеп кар бөртекләрен төрле бизәкләр, рәсенәр белән бизәде һәм үз эшләрен якыннарына бүләккә,  бәйрәм кәефен тарату максатыннан өйләренә алып кайтып киттте!

Өстәл уеннары  нәкъ менә шундыйлардан гыйбарәт. Өстәл уеннары белемнәрне үстерергә, фикерләргә, хәтерне яхшыртырга, уйларга өйрәтә. Шулай ук, балалар уен барышында нәтиҗәләр һәм карарлар кабул итәргә, бер-берсе белән аралашырга өйрәнәләр. Шул максаттан 17 декабрь көнне Иске Җөри модель китапханәсендә шашка, шахмат һәм домино буенча балалар өчен турнир узды.

Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы бүлеге, Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар Министрлыгының төньяк территориаль идарәсе һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Ашыт» тыюлыгы, район мәгариф бүлеге, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы белән берлектә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары балалары арасында экологик теманы яктырткан “Сәнгать аша- яшеллек иленә”диеп аталган сәхнә иҗаты әсәрләре буенча икенче тапкыр  республикакүләм бәйге игълан ителгән иде.

22 декабрь көнне Әбде авыл китапханәсендә балалар язучысы Э. Н.Успенскийның тууына 85 ел тулу уңаеннан «Веселый друг детей» дип исемләнгән әдәби чара булып узды. Презентациядән балалар шагыйрь, язучы, сценарист, драматург, режиссер, телевизор һәм радио тапшыруларны алып барган Эдуард Николаевич Успенскийның биографиясе белән таныштылар, аннары аның юмор һәм фантазия белән тулы китаплары буйлап сәяхәт кылдылар. Балалар викторина сорауларына зур кызыксыну белән җавап бирделәр, юбиляр язучының китаплары буенча филфордлар чиштеләр,  Чебурашка һәм Простоквашино турындагы әкият сюжетларын, геройларны, һәркемгә таныш булган «Зәңгәр вагон» җырыннан юлларны, Матроскин җырын искә алдылар, шаян шигырьләр укыдылар.

Бүгенге шартларда мәдәният учаклары  ата-бабаларыбыз гореф-гадәтләрен яңартып, аларны яшь буынга тапшыра. Милли традицияләрне һәм йолаларны торгызу максатыннан Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Кич утырып канат сыдырдык» дип исемләнгән кич утыру фольклор йоласын үткәрде. Каз канаты сыдыру, май канаты ясау - татар халкының борынгыдан килгән йолаларының берсе. Каз өмәләреннән соң була торган мондый өмәләр авылыбызда әле дә сакланып калган. Бу йола барышында катнашучылар  каз каурыйлары сыдырды, бәлеш һәм коймаклар майлау өчен май канатлар ясады, әби-бабайлардан калган истәлекләр белән уртаклашты. Бу бәйрәмнәр  күңел ачу чарасы гына түгел,бик  борынгыдан ук сакланып килә торган күңелле гореф-гадәтләр, йолалар мәктәбе дә.

Бәйрәмдә авыл халкы, мәктәп укучылары, педагоглар, район хакимияте вәкилләре катнашты. Бәйрәмгә   Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы, аның урынбасары Фәтхуллин Айрат Гыйльван улы, Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Вәлиуллин Миннәхмәт Абдулла улы, әти-әниләр, авыл халкы килгән иде. Олы Мәтәскә урта мәктәбе директоры Сөнгатуллин Марат Мөхәррәм улы һәм Олы Мәтәскә балалар бакчасы мөдире Әхмәтвәлиева Зөлфия Исмәгыйль кызы бәйрәм кунакларын яңартылган балалар учреждениесенең барлык кабинетлары һәм бүлмәләре белән таныштырдылар.

Туган төбәгебезнең бай тарихын, аның горурланырлык язучыларын, шагыйрьләрен, данлыклы кешеләре, аларның әсәрләре белән яшь буынны таныштыру китапханәчеләрнең төп бурычлары. Шул  уңайдан     21 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында күренекле татар язучысы  Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге  Дәүләт бүләге иясе, якташыбыз   Мәхмүт Хәсәновның 95 еллык юбилеена багышлап “Шушы яктан, шушы туфрактан без”  дип исемләнгән китап  күргәзмәсе куеды һәм шул ук исем астында  укучылар  белән язучының  иҗаты белән танышу сәгате булып узды. Монда  әсәрләреннән өзекләр укылды. 


25
декабрь, 2022 ел
якшәмбе

2022 елның 23 декабрендә Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Теләче районының чыгарылыш сыйныф укучылары өчен "Барысын да белемнәр генә хәл итә: белгеч белән анализлыйк!» акциясе үтте.

Тэги: #образованиетатарстан #ГИА2023 #сдаемвместетатарстан #сдаемвместе2023 #готовимсявместерт #готовимсякГИА

Бу көннәрдә  Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында Яңа ел бәйрәмнәре утте. Балалар әкият дөньясына чумып, үзләренең өйрәнгән шөгелләрен Кыш бабайга һәм Кар кызына күрсәттеләр. Бәйрәмнәр бик кызыклы,оешкан төстә алып барылды.

Иске Җөри урта мәктәбендә инглиз теле укытучылары өчен «Инглиз телен укытуны камилләштерүнең актуаль юнәлешләре»темасына район семинары узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International