1 нче сыйныф укучыларын китап һәм китапханә белән якыннан таныштыру, китап укуга кызыксыну уяту, аларга сакчыл караш тәрбияләү, укучыларның беренче тапкыр китапханәгә керүен истәлекле көн итеп билгеләп үтү максатыннан Алан авылы китапханәсендә “Китаплар иленә сәяхәт” дип исемләнгән китапханә дәресе үтте.Укучылар өчен:”Бу китапларны әти-әниләр дә укыган” дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде. Чара барышында балалар китапханә һәм андагы кагыйдәләр белән таныштылар, куар-кодлар аша китапны тыңларга һәм карарга өйрәнделәр, китапханәче татар халык әкиятләрен кычкырып укыды, сөйләм телен баету максатыннан телдән “Минем яраткан әкият героем” темасына кечкенә хикәяләр төзеп сөйләделәр.
Бүген, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында, бик күңелле һәм истә калырлык- “Алтын көз"бәйрәме үткәрелде. Төп максат- көзге бәйрәм белән таныштыру, туган як табигатен яратырга һәм сакларга кирәк икәнен, һәр ел фасылының үз матурлыгы өчен яратырга өйрәтүне балаларга мавыктыргыч уеннар, җыр һәм биюләр аркылы җиткерү иде.
...Бәйрәмчә бизәлгән залга кинәт кенә Көзбикә йөгереп керде. Ул үзе белән табышмаклар һәм күптөрле уеннар алып килгән. Балалар бик тырышып табышмакларга җаваплар эзләделәр, шулай ук бәйрәмгә килгән гөмбәчеккә үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: рус һәм татар телләрендә җырладылар, көз турында шигырьләр сөйләделәр. “Кояш һәм яңгыр”, “Бакчада әйлән-бәйлән” уеннарыннан да берәү дә читтә калмады. Бәйрәм соңында Көзбикә балаларны тәмле күчтәнәчләр белән сыйлады.
Гадәттәгечә, уку елы башында Теләче 2нче балалар бакчасында «Балаларны тәрбияләү һәм үстерү мәсьәләсе буенча гаилә белән социаль партнерлык» дигән темага беренче ата - аналар җыелышлары узды Җыелыш барышында ата-аналар көндәлек режим, белем бирү челтәре, төркемнәрдә беренче яртыеллыкка куелган эш бурычлары, 2022-2023 уку елына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең еллык эш планы белән таныша алдылар. Балаларның тормыш иминлеге, балаларны бакчага ияләшү, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның яшь үзенчәлекләре, балаларның мәктәпкә әзерлеге турында фикер алыштылар һәм шулай ук мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә өстәмә белем бирү хезмәтләре исемлеге һәм аларның расписаниесе белән таныштылар.
Балалар хайваннар турында бик күп кызыклы фактлар белән таныштылар, хайваннарга багышланган әдәби әсәрләр, әкиятләр, шигырьләр, мәкальләр һәм әйтемнәрдән торган сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан «Табигать безнең кулларда» дип исемләнгән иллюстратив китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
25 октябрь көнне Баландыш төп мәктәбендә Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте буенча бердәм республика ачык дәресе булды. Укучыларга балалар оешмалары эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде. Алар үз сәләтләрен төрле юнәлешләрдә: фән, спорт, иҗат, экология буенча ничек итеп ачу мөмкинлеге турында белделәр.
17 нче октябрь көнне Балалар иҗат үзәге яшь буынга Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнү, Бөек Ватан сугышы Геройларының батырлыклары турында белемнәрен ныгыту максаты белән «Бөек Җиңүнең яшь геройлары» республика театр спектакльләре конкурсының муниципаль этабын үткәрде.
Сауш авылы китапханәсендә “Көз әдәбиятта һәм музыкаль көйләрдә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Чарага Сауш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары чакырылган иде. Китапханәче Сәйфетдинова Р.М. презентация ярдәмендә балаларга елның иң матур вакыты - көз булуы, табигатьтәге үзгәрешләр турында сөйләде. Балалар төрле конкурсларда актив катнаштылар, «көзге табышмаклар»ны бергәләп чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр, көз турында шигырьләр сөйләделәр.
МБГБУ - Шәтке урта мәктәбендә районның тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен «Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә яңартылган ФГОС таләпләрен тормышка ашыру» темасына семинар үткәрелде. Семинар эшендә районның 13 педагогы катнашты. Әлеге семинар кысаларында 6 нчы сыйныфта "Йөз еллык сугыш. XV гасыр ахырында Франциядә һәм Англиядә патша хакимиятенең көчәюе” темасына тарих укытучысы Ибраева З.Г. дәрес күрсәтте. Дәрес тәмамлангач анализ үткәрелде һәм мәктәп музее буйлап «Музей экспонатларында авыл тарихы» темасына экскурсия үткәрелде, укытучы Закиров Н. С.
Шәтке урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Габдуллина Айзидә Ильдар кызы Казан шәһәрендә үткәрелгән республикакүләм Лев Толстой исемендәге XX фәнни-гамәли конференциясендә "Лев Толстой - укытучы" исемле фәнни-эзләнү эше белән катнашып, 1 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.
Баландыш авылы мәдәният йорты базасында " MediaStart "белем бирү курсы зур уңыш белән узды.
14 яшьтән 35 яшькә кадәрге, медиа-өлкәдә үсәргә теләүчеләр смм, фото һәм видеога төшерү кебек юнәлешләр буенча лекцияләрдә катнаштылар. Казаннан чакырылган спикерлар үзләренең белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Шулай ук катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да җаваплар алдылар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырылган әлеге проект Теләче муниципаль районы өчен яңалык булды. "MediaStart" район яшьләре өчен яңа сулыш булды һәм эшнең актуаль юнәлешләрен өстәргә мөмкинлек бирде.