1 нче сыйныф укучыларын китап һәм китапханә белән якыннан таныштыру, китап укуга кызыксыну уяту, аларга сакчыл караш тәрбияләү, укучыларның беренче тапкыр китапханәгә керүен истәлекле көн итеп билгеләп үтү максатыннан Алан авылы китапханәсендә “Китаплар иленә сәяхәт” дип исемләнгән китапханә дәресе үтте.Укучылар өчен:”Бу китапларны әти-әниләр дә укыган” дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде. Чара барышында балалар китапханә һәм андагы кагыйдәләр белән таныштылар, куар-кодлар аша китапны тыңларга һәм карарга өйрәнделәр, китапханәче татар халык әкиятләрен кычкырып укыды, сөйләм телен баету максатыннан телдән “Минем яраткан әкият героем” темасына кечкенә хикәяләр төзеп сөйләделәр.