«Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә яңартылган ФГОС таләпләрен тормышка ашыру»

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

МБГБУ - Шәтке  урта мәктәбендә районның  тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен «Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә яңартылган ФГОС таләпләрен тормышка ашыру» темасына семинар үткәрелде. Семинар эшендә районның 13 педагогы катнашты. Әлеге семинар кысаларында 6 нчы сыйныфта "Йөз еллык сугыш. XV гасыр ахырында Франциядә һәм Англиядә патша хакимиятенең көчәюе” темасына тарих укытучысы Ибраева З.Г. дәрес күрсәтте. Дәрес тәмамлангач анализ үткәрелде һәм мәктәп музее буйлап «Музей экспонатларында авыл тарихы» темасына экскурсия үткәрелде, укытучы Закиров Н. С.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International