Гадәттәгечә, уку елы башында Теләче 2нче балалар бакчасында «Балаларны тәрбияләү һәм үстерү мәсьәләсе буенча гаилә белән социаль партнерлык» дигән темага беренче ата - аналар җыелышлары узды Җыелыш барышында ата-аналар көндәлек режим, белем бирү челтәре, төркемнәрдә беренче яртыеллыкка куелган эш бурычлары, 2022-2023 уку елына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең еллык эш планы белән таныша алдылар. Балаларның тормыш иминлеге, балаларны бакчага ияләшү, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның яшь үзенчәлекләре, балаларның мәктәпкә әзерлеге турында фикер алыштылар һәм шулай ук мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә өстәмә белем бирү хезмәтләре исемлеге һәм аларның расписаниесе белән таныштылар.