ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Олы Мишә урта мәктәбе китапханәсендә балалар өчен газета һәм журналлар күп. Анда күңелле вакыйгалар да, җитди язмалар да урын ала. Башлангыч сыйныф укучылары әлеге журналдагы кызыклы биремнәрне үтиләр, мавыктыргыч сәяхәтләрдә булалар, наклейкалар ябыштыралар, кроссвордлар чишәләр. Бу балаларның логик фикерләү сәләтен, вак моторикасын үстерергә, вакытларын күңелле һәм файдалы үткәрергә ярдәм итә.

Олы Мишә урта мәктәбе китапханәсендә балалар өчен газета һәм журналлар күп. Анда күңелле вакыйгалар да, җитди язмалар да урын ала. Башлангыч сыйныф укучылары әлеге журналдагы кызыклы биремнәрне үтиләр, мавыктыргыч сәяхәтләрдә булалар, наклейкалар ябыштыралар, кроссвордлар чишәләр. Бу балаларның логик фикерләү сәләтен, вак моторикасын үстерергә, вакытларын күңелле һәм файдалы үткәрергә ярдәм итә.

Баландыш авыл мәдәният  хезмәткәрләре  22 нче сентябрь көнне "Көзге мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында  авылыбызның ял  паркында  җыештыру эшләре алып барды, күпьеллык чәчәкләр һәм куаклар утыртылды.

24 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Наркотик һәм сәламәтлек" исеме астында түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде.  Бу чарада югары сыйныф укучылары һәм авыл яшьләре катнаштылар. Чараның төп максаты - яшьләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә тискәре караш булдыру. Китапханәче яшьләргә наркоманиянең  хәзерге заманның төп әфәтләрнең берсе икәнен, наркотик матдәләрнең организмга  зыяны хакында аңлатты һәм кызыксындырган сорауларына җавап бирде.

Баландыш авыл мәдәният  хезмәткәрләре  22 нче сентябрь көнне "Көзге мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында  авылыбызның ял  паркында  җыештыру эшләре алып барды, күпьеллык чәчәкләр һәм куаклар утыртылды.

22 нче сентябрь конне Теләченең Сабантуй мәйданында балалар арасында ГТО ярышларына сайлап алу туры узды.  Баландыш төп  мәктәбе укучылары әлеге ярышларда активлык күрсәтеп, күп кенә уңышларга иреште. Нәтиҗәләргә килгәндә 9-10 яшьлек егетләр арасында 2 нче урынны  Сибагатов Самир алды. Котлыйбыз!

24 нче сентябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә сәламәтлек көне үтте. Бу көн “Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!” девизы астында иртәнге зарядкадан башланып китте. Көн дәвамында башлангыч сыйныф укучылары саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар, 5-8 сыйныфлар спорт мәйданчыгында йөгерү күнекмәләрен ныгыттылар. Ә югары сыйныф укучылары ике командага бүленеп волейбол ярышы оештырдылар.Сәламәтлек көне күңелле һәм файдалы узды.

Субаш авыл мәдәният хезмәткәрләре әлеге датага багышланган "Дөнья күгәрчене" акциясенә кушылды. Акциядә авыл халкы, балалар катнашты. Китапханәче авылдашларына бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, аларны бөтен дөньяда һәм һәр гаиләдә аерым саклау мөһимлеге турында уйланырга өндәде. Дөньяның иң танылган символларының берсе-Күгәрчен. Бу символ Икенче бөтендөнья сугышыннан соң барлыкка килгән. Акциядә катнашучыларның барысына да тынычлык һәм иминлек теләп ак күгәрчен буклетлары тапшырылды.

Тынычлык планета халкының күпчелеге өчен тормыш чынбарлыгы булса да, дөньяда атышларның тынып торганы юк әле. Ел саен билгеләп үтелүче Бөтендөнья тынычлык көне миллионлаган кешене тынычлык турында уйланырга, шул хакка ни булса да эшләргә тырышырга мәҗбүр итә. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Без – бер ил, без- бер халык” исеме астында флешмоб үткәрделәр. “Тынычлык, дуслык,туганлык гел янәшә атласын! Бөтен планетабызга аяз күк йөзе, мәңгелек кояш, бәхет, тынычлык телибез!”

19 нчы сентябрьдән 23 нче сентябрьгә кадәр Бөтенрәсәй күләмендә куркынычсызлык атнасы игълан ителде. Бу атналыкка Олы Мишә мәктәбе дә теләп катнашты. Куркынычсызлык атнасының максаты: юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү, мәктәп укучыларына юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү. Мәктәбебездә оештырылган ЮИД отряды сыйныфларда рейд уздырып, укучыларда яктылык кайтаручы элементларның булуын тикшерделәр. Сыйныф сәгатьләрендә юл йөрү билгеләрен танырга, “Мәктәп-өй” схемасы буенча дөрес йөрергә өйрәтелде. ЮИД отряды 1нче сыйныф укучыларын юл аркылы дөрес чыгарга өйрәтеп, “Шагающий автобус” акциясендә катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International