Чара башында китапханәче балаларны китапханә һәм аның фондыннан файдалану кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар район китапханәсендә нинди басмалар барлыгын, аларны ничек кулланырга һәм башка бик күп нәрсәләр турында белделәр. Аннары әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр. Ахырда, укучылар кызыклы мультфильм карадылар һәм әти-әниләре белән өйдә укырга үзләренә ошаган китапларын сайлап алдылар.
Рәсем ясау осталыгында яшь рәссамнар ярышты. Күпчелек рәсемнәр фантазия һәм оригинальлеге белән аерылып тора. Конкурс гражданлык, Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләүгә багышланган иде. Бәйгедә катнашучылар ватман һәм кәгазьдә авылның пейзажларын, туган авылның матурлыгын сурәтли алдылар. Бу бәйгедә Сәгыйт Шагиев 1 урын, Камилә Нигъмәтҗанова 2 урын, Ралинә Хузина 3 урынга лаек булдылар.
22сентябрь көнне беренче номерлы балалар бакчасында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгә проектларны тормышка ашыру кысаларында «Теләче базары» фестивале узды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гыйниятуллин Д.С., районның мәгариф оешмасы җитәкчесе Карпова Н.В, район балалар бакчасы мөдирләре, тәрбиячеләр, әти-әниләр, балалар катнаштылар.
21 нче сентябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә хокук бозуларны булдырмау Советы утырышы үтте. Утырышта Теләче районы балигъ булмаган балаларның хокукларын яклау секторы әйдәп баручы специалисты, инспектор Насибуллина Валентина Григорьевна, мәктәпнең хокук бозуларны булдырмау советы членнар, ике гаиләнең законлы вәкилләре катнашты. Утырыш барышында аерым категорияле балаларны мәктәп учетына бастыру турындагы нигезләмәнең эчтәлеге һәм мәктәптә хокук бозуларны булдырмау советының эш планы белән таныштырылды. Сыйныф җитәкчеләре тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче укучыларга характеристика бирделәр, балаларның мәктәпкә системалы рәвештә йөрүләрен, хокук бозу очраклары булмавын искәрттеләр.
Балалар китапханәгә бик теләп, ашкынып килделәр. Китапханә хезмәткәрләре аларны шатланып каршы алдылар һәм китаплар дөньясына сәяхәт кылырга тәкъдим иттеләр. Нәниләр китапханәче сөйләвен зур кызыксыну һәм соклану белән тыңладылар. Китапханәче апалары балаларны китаплар, журналлар коллекциясе белән таныштырды, китаплар белән эш итү, аларны сайлау, абонементта һәм уку залында үз – үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында аңлатты. Балалар китапларның нинди тәртиптә урнашуын, кечкенәләрнең күбрәк нинди китаплар белән кызыксынуын белделәр. Ә ахырда бердәм рәвештә, дуслык турында мультфильм карадылар.
22 сентябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә «Шаркылдыклар» клубы әгъзалары, «Кояшкай» исемендәге 2 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Акыллы китаплар илендә» кунакта булып киттеләр. Күпчелек балаларның әлеге «китап йорты» белән беренче тапкыр очрашуы иде. Нәни китап укучыларыбыз китапханәдән файдалану һәм китаплар белән эш итү кагыйдәләре белән таныштырылды, алар өчен мультипликацион фильмнар әзерләнде. Очрашу ахырында балалар журналларны зур дулкынлану белән карадылар. Экскурсия мәктәпкәчә яшьтәге балаларда зур кызыксыну уятты. Алар укырга өйрәнергә һәм китапларны өйгә яздырып алырга сүз бирделәр. Әлегә бакча балалары китапханәгә әти - әниләре белән килергә әзер.
2022 елның 22 сентябрендә Әбде авыл китапханәсендә үткән “Путешествие в страну вежливых наук” әдәплелек дәресе нәкъ менә шушы проблемага багышланды. Балалар әдәплелек турындагы китаплар белән таныштырылды, шулай ук А.Барто, С. Маршак, А. Яшинның әдәплелек турындагы шигырьләрен укыды, ярышларда катнашты, Очрашу ахырында балалар ромашка таҗларына матур сүзләр яздылар.
Милли ашларның үзенчәлеге халыкның яшәү рәвешенә бәйле. Татарлар элек-электән икмәк чәчкәннәр, шуңа күрә он, ярма ашлары әзерләгәннәр. Татар ашлары төрле камыр ризыкларына бай. Татар хуҗабикәләре кечкенә тортлар да, төрле татлы һәм тәмле өстәмәләр белән ябык һәм ачык зур бәлешләр дә пешерәләр.
Бу көнне барлык илләргә дә сугышлардан һәм утлы кораллар куллануны тыярга тәкъдим ителә. Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Җирдә тынычлык булсын!” дип исемләнгән тынычлык сәгате уздырылды. Катнашучылар халыклар арасындагы тынычлык һәм дуслык, бөтен планетада тынычлыкны саклауның мөһимлеге турында фикер алышты, теманы яктырткан шигырьләр, мәкальләр, китаплар белән танышты.
Укучыларның кошлар турында белемнәрен тирәнәйтү, аларның кеше тормышындагы ролен ачу, экологик әһәмиятен аңлату, укучыларыбызда канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык тәрбияләү максатыннан оештырылган чарада башлангыч сыйныф укучылары катнаштылар. Мәдәният хезмәткәрләре аларга безнең якта яшәүче кошлар турында мәгълүмат бирделәр. Шулай ук кошлар турында табышмаклар әйтелде.