Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре кече һәм урта сыйныф укучылары өчен «Татар халык уеннары» дигән уен программасы уздырдылар. Алар балаларга татар фольклор уеннары турында сөйләделәр, иң матур һәм гадәти булмаганнарын уйнап күрсәттеләр, аннан соң балалар борынгы көнкүреш әйберләре турында табышмаклар чиштеләр, әйтемнәрне искә төшерделәр. "Урын алу", "Йөзек салыш", "Капкалы", "Мәликә" кебек һәм кулга-кул тотынышып түгәрәк уен уйнадылар.
Бу көн хөрмәтенә Күкчә авыл китапханәсе “Шигырьләр дөньясына кунакка" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. 1992 елда шагыйрьнең сайланма әсәрләре дөнья күрә. Ул күп җырларның текстлары авторы. Балалар өчен шигырьләр яза. Балалар язучының тормышына һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Бәйрәм тантанасын Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы мөдире Габдулхакова Г.В. ачып җибәрде. Залда җылы атмосфера хөкем сөрде. Бәйрәмдә Теләче муниципаль районы башлыгы Н.Н. Хаҗипов тәрбиячеләргә һәм мәктәпкәчә яшьтәге хезмәткәрләргә үзләренең югары хезмәтләренә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде, район хакимиятенең грамоталарын рәхмәт хатларын тапшырды. Теләче муниципаль районы мәгариф бүлеге начальнигы Н.В. Карпова тәрбиячеләрне һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләрен бәйрәм белән тәбрикләде, мәгариф бүлегенең грамоталарын тапшырды Бәйрәм чарасы балалар чыгышлары белән үрелеп барылды.
Татарстан Республикасы Профсоюзлар көне кысаларында Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы " Профсоюз-ул без!” флешмоб оештырды. Профсоюзның барлык әгъзаларын да бәйрәм белән котлыйбыз, сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм уңышлар телибез!
Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбендә Профсоюз атнасы тәмамланды. Әлеге җиде көнлек акциядә укучылар өчен "Яшьләр профсоюз сайлый"дигән темага дәресләр, хезмәткәрләрнең гомуми җыелышы һәм мәгърифәт диктанты уздырылды. Диктант автоматлаштырган мәгълүмат системасында эшләнде. Профсоюз әгъзалары үзләренең шәхси кабинетлары аша диктант нәтиҗәсе белән таныша ала.
27 сентябрдә Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбендә "Йөртүчесез автомобиль технологияләре" дигән темага Цифр дәресе үткәрелде. Дәрес барышында укучылар "йөртүчесез технологияләр", аларның эшләү принциплары белән таныштылар, әлеге технологияләрнең төрле профессия вәкилләренә ничек ярдәм итә алуын ачыкладылар.
Фәнни һәм технологик алгарыш экологик хәлнең көчәюенә китерде: табигый ресурслар бетә, әйләнә-тирә мохит пычрана, кешеләрнең сәламәтлеге начарлана бара. Җиребезне ничек саклап калу турында һәркем уйларга тиеш. Шуларны истә тотып Шармыш авыл китапханәсендә "Яшүсмерләр һәм яшьләр күзлегеннән экология" дип исемләнгән экологик конкурс үткәрелде. Төп максат - балаларның һәм яшьләрнең игътибарын безнең чорның табигать белән бәйле булган проблемаларына җәлеп итү. Бу конкурста 11 кеше катнашты, аларның эшләре күргәзмәдә тәкъдим ителде.
27 нче сентябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбе ашханәсендә ата-аналар контроле вәкилләре укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча әзер ризык көндәлек менюга туры килә, порцияләрнең күләме нормада.
Чара башында балалар әкиятләрнең тылсымлы дөньясына чумдылар һәм халык авыз иҗатының нинди әсәрләр булуын искә төшерделәр. Әкиятләр балаларны кыю, игелекле, намуслы, кунакчыл, ярдәмчел булырга өйрәтә. Уен формасында балалар әкият битләрендә яшәүче геройлар белән очраштылар. Очрашу кызыклы, күңелле һәм файдалы булды.
Яшүсмерләрдә коррупциягә каршы дөньяви карашны пропагандалау һәм формалаштыру, хокукый аңны үстерү максатыннан 24 сентябрьдә Айдар авылы китапханәсендә «Коррупция турында нәрсә белергә кирәк?» дигән темага әңгәмә үткәрелде һәм буклетлар тәкъдим ителде. Китапханәче коррупциянең төшенчәсе, аның төрләре турында сөйләде. Әлеге әңгәмә барышында коррупциянең нинди начар нәтиҗәләргә китерүе турында сүз алып барылды. Китапханәләр үткәргән коррупциягә каршы агарту эшләре халык арасында, шул исәптән яшьләр арасында хокукый аңның үсүен тәэмин итәчәк