ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Теләче 3 нче  номерлы балалар бакчасы фойесында төркем тәрбиячеләре тарафыннан искиткеч татар һәм рус халык әкиятләренә багышланган күргәзмә оештырылды, бу исә барлык балалар бакчасына килүчеләргә әкият иленә чумарга мөмкинлек бирде. Чөнки нәкъ менә ул хисләрне, кичерешләрне һәм эмоциональ ачышларны үстерүнең бетмәс-төкәнмәс чыганагы булып әкият тора.

Чөнки мәктәпкәчә яшь ул кеше оешуның үзенчәлекле чоры, нәкъ менә шушы вакытта балага шәхес буларак  нигез салына, физик һәм әхлакый сәламәтлек формалаша. 27 сентябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш.  икенче сыйныф укучылары белән берлектә, тәрбиячеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап әдәби сәгать үткәрде.

Бу уен кыю укучылар өчен, чөнки укучылар сайлап алынган китапның нинди икәнен күрмиләр. Китапханәче тарафыннан «Сюрприз» күргәзмә өстәле ясалды. Бу күргәзмә яшь китап укучыларда кызыксыну уятты. Балалар бик теләп үзләренә сюрприз-китаплар сайладылар. Бу уенда катнашу өчен укучылар “Серле дә, сихри дә-ул китап” дигән әдәби викторина сорауларына җавап бирерделәр.

28 сентябрьдә Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбендә "Мин кем? Үзем турында нәрсә беләм?" дигән темага сыйныф сәгате уздырылды. Габдрахманова З.К. җитәкчелегендә 9 сыйныф укучылары һәр туганының профессиясен язып үзләренең шәҗәрә агачларын ясады. Шәҗәрәне балалар үзләренең киләчәктә сайлаячак профессиясе белән төгәлләде.

Өлкәннәр көне уңаеннан 28 сентябрьдә Сауш авылы мәдәният йортында мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән концерт уздырылды. Программада балалар башкаруында халык җырлары яңгырады, биюләр башкарылды һәм шигырьләр укылды. Өлкәннәр һәр чыгышны яратып кабул итте, көчле алкышлар белән бәяләде. Әлеге чарада без өлкәннәрнең күңелләре яшь икәнлеккә тагын бер кат инандык.

Бүген бөтен дөньяны яулап алган цифрлы тормыш халыкны күп кенә мәшәкатьләрдән арындырырга ярдәм итә. Күпләр өеннән чыкмыйча гына төрле түләүләрен башкара, кирәкле документларын ясата, ерак чит илләрдәге туганнары һәм якыннары белән аралаша, табибларга һәм башка хезмәт күрсәтүче оешмаларга чиратка языла. Шуларны истә тотып, 27 сентябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Дәүләт хезмәтләре порталы - ул тиз һәм гади” дигән исем астында мәгълүмат сәгате үткәрделәр.

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. 27 сентябрь көнне китапханәче Гөлфия Мөхәммәтшина күчмә китапханә белән Җәнәй авылына хезмәт күрсәтте. Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый юлы - укучыларны рухи азык белән бәйләп торса, ә китапханәчеләр өчен - китап укучылар саны арту белән бик отышлы.

        23-25 сентябрьдә Казан шәһәре бадминтон үзәгендә бадминтон буенча Татарстан Республикасының шәхси - команда чемпионаты узды . Әлеге ярышта Җәббаров Алмаз Фоат улы җитәкчелегендә 5 бала катнашты.

 Ул —мөнәҗәтләр. Мөнәҗәтнең асылында ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү. Мөнәҗәтләрнең тәрбияви мәгънәсе зур, чөнки бу жанр үз эченә бик күп кыйммәтле темаларны туплаган. Туган-үскән илдән аерылу, ана һәм бала мөнәсәбәтләре, дөньяга караш, дөнья малына табыну, яшәү һәм үлем... Мөнәҗәт жанрына искелек калдыгы, кичәге көн, кирәкмәс бер нәрсә итеп карау зур хаталык икәнлеген һәрвакыт искә төшереп тору зарур. Бу жанр зур фәлсәфи, тәрбияви әсәр. Монда безнең тормышка карашыбыз, җаныбыз, рухыбыз бик ачык чагыла. Безнең имгәнгән җаныбызга, рухыбызга мөнәҗәт дигән дәва һич артык булмас. Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  27 сентябрь көнне “Үзәкләрне өзә моңнары”дип исемләнгән  мөнәҗәтләр уку кичәсе үткәрделәр. Бу күркәм чарада                 “Җәүһәр” клубына йөрүче ханымнар катнаштылар. Алар мөнәҗәтләр көйләделәр.   

Без барыбыз да кечкенәдән әкиятләрне яратабыз. Әкиятләр безгә тормыш өйрәтә, яхшылык һәм явызлык турында сөйли, дөньяны белергә ярдәм итә. Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау елы кысаларында Алан авыл китапханәсендә «Әкият эчендә хикмәт бар» дип исемләнгән чара узды.Ул татар халык әкиятләренә багышланган  презентация белән үрелеп барды. Балалар әкият геройларын искә төшерделәр, пазллардан әкиятләр җыйдылар, табышмаклар чиштеләр, әкиятләрне сәхнәләштерделәр. «Әкият исеменә сүз өстәгез», «Көйне бел» һәм «Әкиятләр чуалышы» исемле конкурслар аларга күп нәрсә белергә ярдәм итте. Чара ахырында балалар күргәзмәдә тәкъдим ителгән әкият  китаплары белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International