Хөрмəтле укытучылар! Сезне зур ихтирам һəм рəхмəт хислəре белəн һөнəри бəйрəмегез белəн котлыйбыз.
2022 елның 1 октябрендә «Балаларны – сәламәтләндерү белем бирү(профильле) үзәге» бадминтончылары командасы бадминтон буенча Татарстан Республикасы Шәхси кубогының 3 зона этабында катнашты
30 сентябрьдә, бәйрәм алдыннан, Мәгариф бүлеге коллективы хөрмәтле пенсионерларны бик мөһим бәйрәм – Халыкара өлкәннәр көне һәм якынлашып килүче укытучылар көне белән котладылар!
Татарстанның 30 районыннан 130дан артык экоактивист һәм 220 Юннат «Чиста киләчәк» мәктәбендә катнашты. Слет «Рус география җәмгыяте»нең төбәк бүлеге һәм «Чиста киләчәк» яшьләр иҗтимагый оешмасы, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәме белән оештырылды.
2022 елның 29 сентябрендә "Балалар иҗаты үзәге" базасында «Дружба» балалар иҗтимагый оешмаларының район советы утырышы узды. Әлеге утырышта Баландыш төп мәктәбенең педагог- оештыручысы Мубаракшина Ф.Г. җитәкчелегендә Ситдикова К. Һәм Мубаракшина Ч. катнашты.
Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
Чәчәкләр – кеше тормышын бизәүче, яхшы кәеф бүләк итүчеләр. Алар атмосфераны чистарталар, дару үләннәре булып торалар. Чәчәкләр белән таныштыру максатыннан, бүген Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән, мәктәп яны чәчәклегенә мини экскурсия булды. Балалар бик теләп чәчәкләр турында тыңладылар, матурлыкларына сокландылар.
Сентябрьдә Россиякүләм фән олимпиадаларының мәктәп этаплары башланды. Ул октябрь азагына кадәр дәвам итәчәк. Олимпиадалар аеруча сәләтле укучыларны ачыклау һәм аларга алга таба да сәләтләрен үстерергә ярдәм итү өчен оештырыла. Укучылар 24 фән буенча көч сынаша ала. Олы Мишә урта мәктәбе укучыларына да уңышлар телибез.
Төрле җирләрдә хөрмәтле өлкәннәребезне котлаулар, бүләкләүләр белән искә алабыз. Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре дә өлкәннәрне авыл советы әзерләгән күчтәнәчләрен тапшырып, бәйрәм белән котладылар.
28-29 сентябрь көннәрендә “Батыр” спортзалында 2008 елгы һәм аннан да кечерәк егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге узды. Барлыгы 6 егетләр, 7 кызлар командасы (барлыгы 97 укучы) катнашкан әлеге беренчелектә урыннар түбәндәгечә билгеләнде: