ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Сөләйманова Саҗидә Гаделша кызы - күренекле татар шагыйре, язучы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре. Ул Янаул районы Иванай авылында туган. Тормыштан иртә китеп, ул үзеннән соң бай мирас калдырды. Күргәзмәдә Саҗидә Сөләйманованың шигырьләр җыентыклары, шулай ук замандашларының шагыйрь турындагы истәлекләре урын алды.

Уңыш бәйрәмнәре үткәрү дә борынгылардан килә. Әнә шул гореф-гадәтләр онытылмасын өчен, Казаклар авыл китапханәчесе Олы Кибәхуҗа “Шатлык” балалар бакчасында тәрбиячеләре Гөлназ Мингазова белән берлектә «Көз могҗизалары мизгелләре» дип исемләнгән бәйрәм иртәсе уздырды.

Балалар көз иленә сәяхәт иттеләр.Төрле күңелле уеннар уйнадылар, кызыклы биремнәр чиштеләр, көз турындагы табышмакларга җаваплар таптылар. Көзге бәйрәм иртәсе балалар күңеленә бик тә хуш килде.

1октябрьдә Теләче районының Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә Әфган сугышында батырларча һәлак булган якташыбыз Миңнегали Ногуманов истәлегенә 2007 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмер егетләр һәм малайлар арасында татарча көрәш бәйгесе узды.

2022 елның 1 октябрендә  "Саба Арена"  базасында Татарстан Республикасы бадминтон буенча шәхси кубогының 3 этабының зона туры узды, анда 2008 елда туган һәм аннан кечерәк һәм Саба, Теләче, Арча һәм Кукмара районнарыннан 52 спортчы (2007 елда туган  һәм өлкәнрәк) В төркеменең 10 спортчысы катнашты.

Әлеге ярышта Баландыш төп мәктәбеннән дә бер төркем спортчылар катнашты

Шундыйлардан бигрәк тә сөлге чигү популяр булган. Ниндиләрен генә сукмаганнар да, ниндиләрен генә чикмәгәннәр оста әбиләребез. Чүпләмле сөлге, чуптарлы сөлге, кызыл башлы сөлге. Заманында һәр авылның үз чигү осталары булган. Чигүне татар кызлары аеруча яраткан. Мондый кул эшләре күбрәк аулак өйләрдә башкарылган. Сабантуйларда колга башына эленгән, җиңүче батырларның җилкәсенә салынган, өйләрне ямьләндереп торган сөлгеләр... Безнең татар хатын-кызларының сурәт-гербы ул сөлге. "Татар сөлгесе - күңелем көзгесе". Әлеге исем астында Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә сөлгеләрдән күргәзмә куелып, түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Сөлгеләр, гомумән халкымның эшчәнлеген, булганлыгын, матурлыкка омтылып яшәвен раслый.

2022 елның 1 октябрендә «Балаларны – сәламәтләндерү белем бирү(профильле) үзәге» бадминтончылары командасы бадминтон буенча Татарстан Республикасы Шәхси кубогының 3 зона этабында катнашты.

Башка халыклар иҗатындагы кебек, татар халык авыз иҗатында да төрле жанрлар арасында күләме белән дә, әдәби һәм тарихи-эстетик кыйммәте ягыннан да әкиятләр әһәмиятле урыннарның берсен алып тора.  Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган, киләчәккә өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият явызлыкны гаепли, гаделлекне, хаклыкны яклый, кешеләрне игелекле, тугры һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә.Әкиятне тыңларга һәм укырга яратучылар  - балалар. Шуны истә тотып 29 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Каенкай” балалар бакчасында “Әкият дөньясына дәшәм, сер тулы дөньяга ” дигән исем белән Г.Тукайның әкиятләрен укуны оештырдылар.


9
октябрь, 2022 ел
якшәмбе

8 нче октябрь  көнне Баландыш төп гомум белем бирү мәктәбенең яшь бадминтончылар командасы 2022 нче елгы Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында “Төньяк-көнбатыш бадминтон лигасы”ның зона этабында катнашты. Ярышлар "Саба-Арена" да узды.

5 октябрь көнне Алан авылы китапханәчесе “Әллүки” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Хайваннар - китап геройлары”дип исемләнгән экологик сәгать үткәрде.Чара барышында балалар “Хайваннарны танып бел!” викторинасы сорауларына бик актив катнаштылар, хайваннар турында барлык белемнәрен сөйләп бирделәр, пазллардан әкият геройларын җыйдылар. Балаларга төп геройлары хайваннар булган китаплардан торган күргәзмә тәкъдим ителде. Чара ахырында алар үзләренең яраткан йорт хайваннарының рәсемнәрен ясадылар.

Быел сез һөнәри бәйрәмегезне аеруча рухи күтәренкелек белән каршы аласыз. Районыбыз игенчеләре 24156 гектар мәйданнан 81305 тоннадан артык икмәк


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International