Уңыш бәйрәмнәре үткәрү дә борынгылардан килә. Әнә шул гореф-гадәтләр онытылмасын өчен, Казаклар авыл китапханәчесе Олы Кибәхуҗа “Шатлык” балалар бакчасында тәрбиячеләре Гөлназ Мингазова белән берлектә «Көз могҗизалары мизгелләре» дип исемләнгән бәйрәм иртәсе уздырды.
Балалар көз иленә сәяхәт иттеләр.Төрле күңелле уеннар уйнадылар, кызыклы биремнәр чиштеләр, көз турындагы табышмакларга җаваплар таптылар. Көзге бәйрәм иртәсе балалар күңеленә бик тә хуш килде.