3-25 сентябрь аралыгында Республикабызда #мәрхәмәтлетатарстан «Көзге яхшылык атнасы - изге эшләр эстафетасы» старт алды. Әлеге акция кысаларында 16 сентябрь көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл җирлеге белән берлектә авыл янын, юл кырыйларын һәм Макса күле янын чүп-чардан чистарту өмәсе үткәрделәр.
Шәтке авыл китапханәсендә 16 сентябрь көнне татар драматургиясе классигы, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Татар театр сәнгатенең йөзек кашы» дигән мәгълүмати - китап күргәзмәсе әзерләнде. Китап күргәзмәсе янында китапханәче язучының иҗаты белән таныштырды һәм аның биографиясеннән кызыклы фактлар турында сөйләде.
17 сентябрьдә Россия космонавтикасына нигез салучы, уйлап табучы, фикер иясе, дөньякүләм танылган галим Константин Эдуардович Циолковскийның тууына 165 ел туды. Әлеге чара кысаларында Шәтке авыл китапханәсендә «Рус уйлап табучысы һәм галиме: Константин Циолковский» дип исемләнгән иллюстратив күргәзмә оештырылды. Китап укучылар игътибарына космонавтика тарихы буенча китаплар тәкъдим ителде.
Балаларга кәгазь һәм картон һәм башка материаллар белән төрле эшләр турында мәгълүмат бирү, эшләнмәләр әзерләгәндә үз көчләрен сынап карау кызыклы булачак. Яшьләрне гамәли иҗатка өйрәтүнең төп бурычларыннан берсе-аларның иҗади культурасын үстерү. Бу максат белән 16 сентябрьдә Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Һөнәрле кулда гәүһәр бар” дип исемләнгән мастер - класс үткәрделәр. Укучылар йомырка кабыгыннан лалә чәчәге ясарга өйрәнделәр. Бу эшләнмәләр төрле бәйрәмнәрдә танышлар һәм туганнарга бирергә искиткеч бүләк булырга мөмкин.
16 сентябрь көнне, елның шушы серле вакытында, Әбде авыл китапханәсендә «Богата осень вдохновеньем» дигән мавыктыргыч викторина уздырылды. Викторина барышында укучылар көзнең төрле булуын искә төшерделәр, берсе – шатлыклы, ачык һәм муллыгы белән аерылып тора, аны «алтын көз» диләр. Икенчесе – тыныч, яңгырлы, томанлы, моңсу һәм коелган яфраклар белән һәм бу чор көз ахыры дип атала. Балалар табигатьтә нинди үзгәрешләр барганын, көз билгеләре турында белделәр. Көз турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, конкурсларда катнаштылар. Чара ахырында барысы бергә рус язучыларының көз турындагы шигырьләрен укыдылар.
Укучылар үзидарәсе-белем бирү оешмалары белән идарә итүдә укучыларның педагогик коллектив һәм учреждение администрациясе белән берлектә укыту-тәрбия процессын оештыруда катнашуларын күздә тоткан хокукларны гамәлгә ашыру формасы. 16 сентябрьдә Баландыш төп мәктәбендә укучылар үзидарәсенә сайлаулар узды. Монда шулай ук бер елга эш планы кабул ителде.
Аның әдәби мирасы, бигрәк тә сәхнә әсәрләре әле дә сәхнәдә куелалар. “Сүнгән йолдызлар”, “Казан сөлгесе”, “Җилкәнсезләр”, “Зәңгәр шәл” кебек әсәрләре бүген дә театр тамашачысына көчле тәэсир ясый, уйландыра. Урта Мишә авыл китапханәсендә аның юбилеена багышлап “Ул кабызган утлар балкышы” исемле китап күргәзмәсе оештырылды һәм китапларына күзәтүләр үткәрелде.
Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, журналлар тәкъдим итте. Алар үзләренә ошаган китапларны, журналларны өйләренә укырга алдылар.
Ямбулат авыл китапханәсендә балалар белән «Китап иленә сәяхәт» дип исемләнгән викторина үткәрелде. Укучылар журналлар, китаплардагы башваткычларны чишү буенча ярыштылар.
Үзәк балалар бакчасында массакүләм йөгерү "Милләтләр кроссы"бөтенроссия йөгерү көнен билгеләп үттеләр. Әлеге чараның максаты балаларны сәламәт яшәү рәвешенә һәм физик культура белән шөгыльләнүгә тарту иде. Йөгерештә балалар бик теләп һәм чын спорт дулкыны белән катнаштылар.
Ә бу көнне уйнатылган иң төп бүләк - яхшы кәеф, уңай эмоцияләр, күтәренке кәеф һәм оптимизм. Бу бүләкне бәйрәмдә катнашучыларның барысы да артык күп алды.
Чара җиңүчеләрне бүләкләү һәм җиңүчеләрнең фотосессиясе белән тәмамланды.
Кайбер балалар өчен Милләтләр кроссы зур спорт тормышына да башлангыч булырга мөмкин.