ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2022 ел
якшәмбе

2022 елның 15 нче сентярбь  көннендә Узәк  авылында яшәуче социалистик  хезмәт герое Кәримова  Гөлбикә  Гали кызы узенен  туган көнен билгеләп утте. Аны Теләче муниципаль районы башлыгы Н.Н. Хаҗипов котлады. Гөлбикә апага  нык сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләде.

Балаларның яратып уйный торган уеннарының берсе, бармак уеннары. Безнең Шәдке балалар бакчасында һәр көнне балалар белән бармак уеннары уйнала. Балалар бармак уеннары уйнаганда бармакларын гына ныгытып калмыйлар, алар  шигырьләр, санамышлар, әйләнә-тирә предметларны өйрәнәләр. Бу уен барышында баланың вак моторикасы һәм логик фикерләве үсә, игътибары ныгый.

Кәрим Тинчурин татар язучысы, актер, драматург һәм прозаик, профессиональ татар театрына һәм драматургиясенә нигез салучыларның берсе. Татарстан АССРның атказанган артисты.

15 сентябрьдә Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы хөрмәтенә Күкчә мәдәният хезмәткәрләре «Кәрим Тинчурин әсәрләре алдымда» дип исемләнгән күзәтү ясады. Шулай ук китап күргәзмәсе оештырылды, анда драматургның тормышы һәм иҗаты, шулай ук аның әсәрләре турында материаллар урнаштырылды.

Олы Нырсы авыл китапханәсендә өлкәннәр арасында “Күп белергә теләсәң”  дип исемләнгән конкурста каташып, иң күп китап укуда җиңүчеләр билгеле булды. Алар - Шакирова Зөлфирә, Биктаһирова Нурания һәм Кадыйров Фәнилләр. Китап укырга яратучы өлкәннәр укыган, белгәннәре аша балаларына, дусларына үз фикерләрен җиткерделәр. Укыган китаплары аша тормышка яраклашу серләре белән уртаклаштылар.

11 сентябрьдә Бөтенроссия аеклык көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 13 сентябрь көнне Максабаш  авылы мәдәният хезмәткәрләре яшүсмерләр белән «Аек тормыш – көчлеләр өчен» дигән әңгәмә үткәрделәр. Алкоголь һәм аның белән бәйлелек – җәмгыятьнең иң актуаль проблемаларыннан берсе. Ел саен алкоголь продукциясен куллану миллион кешенең үлеменә китерә. Аеклык көне эчкечелек проблемасын яктыртырга һәм эчмәгән кешеләрнең санын арттырырга тиеш. Чара барышында  яшүсмерләр «алкогольгә тартылуга ничек каршы торырга?»  һәм «ничек спиртлы эчемлекләрне беркайчан да кулланып карамаска?» дигән сорауларга җавап бирделәр. Әлеге чараның максаты яшьләрне  алкогольнең модада түгел, шәп тә түгел, ә бәлки сәламәтлек өчен бик зарарлы һәм куркыныч булуы белән таныштыру иде.

Бөтендөнья Тынычлык көне уңаеннан Шармыш авыл китапханәсендә “Дуслык чикләрне белми” дигән толерантлык дәресе үткәрелде. Балалар “толерантлык” төшенчәсе белән танышып кына калмыйча, шулай ук ​​терминның килеп чыгышы, толерант кешегә нинди сыйфатлар хас булуын белделәр, толерантлык сыйфатын билгеләүче сүзләр сайладылар. Бергәләп кешеләрнең төрле булуларын ачыкладылар: төрле кием киеп, төрле чәч стиле белән йөриләр, төрле уеннар уйнаган кебек, төрле телләрдә сөйләшәләр, төрле гореф-гадәтләргә ия булалар. Охшаш булмауларына карамастан, кешеләр бер-берсе белән дус. Чара уен белән тәмамланды, егетләр уен вакытында бер-берсенә “мактау сүзләре” әйттеләр.

15 сентябрь көнне Үзәк авыл китапханәсе китапханәчесе укучылар белән — татар драматургиясе башлыгы Кәрим Гали улы Тинчуринның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Кәрим Тинчуринның кабатланмас таланты» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде.

          Китапханәче драматург, театр эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган артистының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Татар театр сәнгатен Кәрим Тинчурин исеменнән башка күз алдына да китереп булмый. Кәрим Тинчурин тарафыннан иҗат ителгән драматургия әсәрләре бүгенге көннәрдә дә популяр. Тинчурин иҗаты буенча балаларга презентация күрсәтелде.

Чара барышында балалар китапларның борынгы заманнардан башлап барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Китаплар  нәрсәне яратмыйлар, нәрсәгә рәхмәт әйтәләр? Китапханәче белән берлектә шул сорауларга җаваплар эзләделәр, китаплар белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Укучылар китапларны урнаштыру тәртибе турында белделәр, чөнки һәр китапның, кешеләонеке кебек, үз адресы бар, урамнар урынына монда китап киштәләре генә, һәм һәр китап үз урынында тора. Балалар китапханәдә үз - үзеңне ничек тотарга, китаплардан ничек кулланырга, өйгә бирелә һәм бирелми торган китаплар булуын, нинди срокка бирелергә тиеш икәнлегенә төшенделәр. Алар өчен «Яраткан әкиятләр әйләнәсендә» уены үткәрелде.


19
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Ярышларда районның барлык мәгариф учреждениеләре катнашты. «Татарстан кроссы — 2022» республика массакүләм ярышлары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, спортны, аерым алганда, халык арасында җиңел атлетиканы популярлаштыруга, балалар һәм өлкәннәрнең актив ялын оештыруга юнәлдерелгән.

 2022 елның 17 сентябрендә К.Э. Циолковский исемендәге космонавтика тарихы дәүләт музеенда истәлекле дата – бөек рус галиме Константин Эдуард улы Циолковскийның туына 165 ел.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International