ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

    Балалар китапханәсендә яшь укучыларны китапханәчеләр Закирова Л.М., Фатыйхова Е. Г. каршы алды. Балаларны китапларының күптөрлелеге, китапханәгә язылу кагыйдәләре һәм китап белән эш итү кагыйдәләре белән таныштылар.

   15 сентябрь көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре күренекле шәхес, драматург Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулу уңаеннан Теләче урта мәктәбенең 7 класс укучылары өчен “Ул кабызган утлар сүнмәс алар” дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрделәр.  Презентация ярдәмендә китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, әсәрләреннән өзекләр тыңладылар.

15 сентябрь көнне 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, «Шаркылдыклар» клубы әгъзалары Теләче балалар китапханәсенә «Китаплар иленә кунакка» дип исемләнгән кызыклы таныштыру экскурсиясенә килделәр.

14 сентябрь көнне Петр I тууына 350 ел тулу уңаеннан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен «Петр l -  Россиянең бөек патшасы» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрде. Ул балаларны Петр l тормышының кызыклы фактлары белән таныштырды. «Данлы эшләр чоры» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.  Китап укучылар китапханә фондыннан тәкъдим ителгән Петр l турында иң яхшы әсәрләр, аның тормыш юлы турында иллюстратив материаллар белән таныштылар.

Әңгәмә вакытында алар презентация карадылар һәм Петр I (Петр Беренче, Бөек Петр) нең шәхси тормышы, балачак, яшьлек һәм аның идарә итү еллары белән таныштылар.

Акция кысаларында аек яшәү рәвешен пропагандалап, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыручы «Аеклык – көчлеләр өчен», «Аеклык – сәламәт яшәү», «Аеклык-тормыш нормасы» исемле буклетлар таратылды.

Ел фасыллары алмашынган саен табигать тә яңа киемнәрен кия. Менә хәзерге вакытта да, үзенең алтын яфраклары белән, көз килеп җитте. Бу ел фасылы башкаларыннан аеруча матур, урманнар, болыннар үзләренә генә хас бер төскә керәләр. 13 сентябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән көзге табигатькә экскурсиягә чыктылар. Табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтеп, әлеге ел фасылының матурлыгына сокландылар.

«Һәр өлкәнгә рухи юл» акциясе кысаларында, 13 сентябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе Гөлфия Мөхәммәтшина Нәфига апа Ибраһимованың  өендә булып  яңа кайткан китаплар һәм газета-журналлар белән таныштырды.

Шәйхрамова Әлфинә Фәнис кызы китапханәнең иң күп китап укучысы һәм иң якын дусты!

Өлкән буын кешеләренә тирән ихтирам һәм игътибар йөзеннән, 13 нче сентябрь көнне Баландыш авыл китапханәчесе Нәҗипова Миләүшә аны өйләренә барып, туган көне белән котлады. Аңа сәламәтлек, җылылык, якыннарының мәхәббәтен, бәхет һәм иминлек теләде һәм истәлеккә бүләк тапшырды.

15 сентябрь - Татарстан Варислары берлегенең туган көне, шул уңайдан Баландыш топ мәктәбенен 5  нче класс укучыларын варисларга кабул итү өчен тантаналы сбор үткәрелде. Варисларны кагыйдәләре, традицияләре, кануннары белән таныштырдылар. Хөрмәтле яшь варислар, барыгызны да әлеге бәйрәм белән котлыйбыз. Сез бүгеннән яшь варислар сафында. Республикабызның лаеклы гражданнары булырга әзерләнегез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International