ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Көз- көзге хәзинәләр, табигать биргән сый-нигъмәтләрдән  кышка төрле салатлар, кайнатмалар әзерләү белән мәшгуль чак. 13 сентябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә көзге муллык - яшелчә-җимеш, гөмбәләрдән ничек итеп тозлыклар ясарга өйрәтелгән китаплар, газета-журнал материалларыннан "Көзге муллык табында" дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Аның янәшәсендә исә яшелчә, җиләк-җимешләрнең үзләреннән дә күргәзмәдә урын алды. Шулай ук күргәзмәдән хуҗабикәләргә  кышка ничек эшләнмәләр әзерләргә кирәклеге турында барлык  мәгълүматны табарга, яшелчә, җиләк-җимешне саклау серләрен белергә дә була.

13 сентябрьдә Үзәк авыл китапханәсендә «Туган ягым - Россиянең бер тамчысы» дигән темага туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Китапханәче укучылар белән туган якның тарихи һәм истәлекле урыннарына сәяхәт кылды.

14 сентябрь көнне Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбендә 5 нче сыйныф укучыларын Татарстан варислар берлеге сафларына кабул итү уңаеннан тантаналы сбор үткәрелде. Сбор Россия һәм Татарстан гимннарын тыңлаудан башланып китте. Һәр отряд өлкән вожатыйга рапорт тапшырды. Аннары алып баручылар сүз алды, залның түренә 5 нче сыйныф укучылары чакырылды. Алар төрле сорауларга җавап бирделәр, шигырьләр сөйләделәр, оешма таянып эш итә торган законнарны санап чыктылар, яхшы варис булырга һәм оешма законнарын төгәл үтәргә вәгъдә бирделәр. Шуннан соң 5 нче сыйныф укучылары варислар сафына кабул ителделәр, өлкән сыйныф укучылары аларга галстуклар бәйләделәр.

12 сентябрьдә китапханәдә рус  язучысы, шагыйрь, драматург Алексей Константинович Толстойның тууына 205 ел тулу уңаеннан "Творческое наследие А.К.Толстого" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Язучы Алексей Толстойның иҗаты тарихи һәм фантастик романнар, искиткеч повестьлар һәм хикәяләр, публицистик әсәрләргә бай.  Аның иң яхшы шигырьләре Чайковский, Рим-Корсак, Мусоргский, Рахманин музыкасына салынган. Күргәзмә китап укучыларны язучының иң танылган әсәрләре «Князь Серебряный», «Смерть Иоанна Грозного », «Царь Федор Иоаннович», «Царь Борис» кебек әсәрләре белән таныштыра.

Россиядә Ислам уникаль күпмилләтле мәдәниятнең мөһим өлешләренең берсенә әверелде. Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында 13 сентябрьдә китапханәдә «Иман нуры» китап күргәзмәсе оештырылды, Идел буе Болгарында Ислам динен рәсми кабул итү турында китаплар тәкъдим ителде.

Шәдке балалар бакчасында белем бирү, хезмәт тәрбиясе белән бәйләнеп бара. Зурлар төркеменә йөрүче балалар, тәрбияче апалары белән чәчәк орлыклары җыйдылар, орлыкларны киптерергә коры урынга урнаштырдылар. Киләсе уку елында да бакчабыз чәчәккә күмелер дип ышанабыз.


14
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

15 сентябрь - Татарстан Варислары берлегенең туган көне, шул уңайдан Баландыш топ мәктәбенен 5  нче класс укучыларын варисларга кабул итү өчен тантаналы сбор үткәрелде. Варисларны кагыйдәләре, традицияләре, кануннары белән таныштырдылар. Хөрмәтле яшь варислар, барыгызны да әлеге бәйрәм белән котлыйбыз. Сез бүгеннән яшь варислар сафында. Республикабызның лаеклы гражданнары булырга әзерләнегез!

Балалар иминлеген саклау айлыгы кысаларында Олы Мишә мәктәбендә төрле чаралар оештырыла. Сыйныф җитәкчеләре террорчылыкка каршы куркынычсызлык, янгын куркынычсызлыгы, урамда һәм көнкүрештә куркынычсызлык кагыйдәләре темасына сыйныф сәгатьләре һәм әңгәмәләр үткәрелә.Мәктәп китапханәсендә тиешле тематика буенча методик әдәбият күргәзмәсе оештырылды.

Китапханәче балаларга ышаныч телефонының ничек барлыкка килүе һәм белгечләргә нинди мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турында сөйләде. Чарада катнашучыларга ышаныч телефоны һәр кеше өчен, шул исәптән ата-аналар өчен дә ачык, ышаныч телефонының төп идеясе - теләсә нинди кешенең кабул ителергә, тыңларга һәм ярдәм алырга хокукы барлыгы турында аңлатылды. Материалны яхшырак истә калдырсыннар өчен китапханәче балаларга  буклетлар таратты.

Быел рус һәм совет язучысы, педагог, сәяхәтче һәм тикшерүче, маҗаралы хикәяләр, хайваннар турындагы әсәрләр авторы Борис Степанович Житковның тууына 140 ел була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International