Алкоголизм чиренең фаҗигасен аңлату, яшьләрне бу һәлакәткә китерүче гадәттән кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен таныту максатында Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Эчкечелек – яман гадәт” исемле темага яшьләр белән әңгәмә үткәрелде. “Синең сәламәтлегең һәм алкоголь”исемле темага күргәзмә куелып, күзәтү үткәрелде.
Бу көнне Баландыш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә " Аек бул! Җәмгыятькә лаек бул!» дигән сәламәтлек дәресе үткәрелде. Чарада катнашучылар “Аеклык нәрсә ул?” дигән сорауга җавап бирделәр. Китапханәче хәмер куллану һәм аның кеше сәламәтлегенә зарарлы йогынтысы турында сөйләгәннән соң, алкогольнең транспортта, гаиләдә һәм балалар өчен бик куркыныч булуы, аның җинаятьчелек белән ничек бәйле икәне турында фикер алыштылар.
Балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен укыту-тормыш өчен кирәк, шуңа күрә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча төрле чаралар безнең балалар бакчасында аерым урын алып тора.
Бүген урта һәм кече төркем балалары белән "Җәяүлеләргә багышлау"юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрне өйрәнү һәм ныгыту буенча чара үткәрелде.
Бу көнне Баландыш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә " Аек бул! Җәмгыятькә лаек бул!» дигән сәламәтлек дәресе үткәрелде. Чарада катнашучылар “Аеклык нәрсә ул?” дигән сорауга җавап бирделәр. Китапханәче хәмер куллану һәм аның кеше сәламәтлегенә зарарлы йогынтысы турында сөйләгәннән соң, алкогольнең транспортта, гаиләдә һәм балалар өчен бик куркыныч булуы, аның җинаятьчелек белән ничек бәйле икәне турында фикер алыштылар.
Балаларны кече яшьтән спорт белән шөгыльлләнеп сәламәт яшәү рәвеше алып барырга күнектерү, үстерү, чыныктыру максатыннан бу атнада Теләченең беренче номерлы бакчасында «Көзге кросс” үткәрелде. Әлеге спорт ярышында катнашучылар бакча тирәли йөгереп, җитезлектә көч сынашты. 2 кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, хезмәткәрләр йөгерештә теләп катнаштылар. Җанатарлар тәрбиячеләр белән берлектә һәр йөгерешчегә көч биреп торды.Йөгерештә алдынгы урыннар алганнарга медальләр тапшырылды.
Ул халыкны киләчәгеннән мәхрүм итә. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният хезмәткәрләре 11 нче сентябрь көнне югары сыйныф укучылары белән “Аек акыл - зур бәхет” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Укучыларга эчкечелекнең ни дәрәҗәдә аяныч хәлгә китерүен аңлатылды һәм күргәзмә белән таныштырды.
Бу традициягә инде узган гасырда ук нигез салынган булган. Чөнки бары тик аек кеше генә уңышка ирешә, бәхетле була, ныклы гаилә төзи ала һәм башкалар алдында хөрмәтле була. Әлеге дата уңаеннан, 9 сентябрь көнне Айдар авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре «Мин аек яшәү рәвешен сайлыйм!» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрделәр.
Бүген Олы Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Безнең илебез - Россия" темасына "Мөһим турында сөйләшү"дигән икенче дәрес үтте. Төп бурыч – укучыга Ватанына булган мәхәббәтнең кечкенә эшләрдә: дустыңа ярдәм итүдә,үз илеңнең тарихын өйрәнүдә, фикереңне дәлилли белүдә чагылыш табуын аңлату.
12 сентябрьдә Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбендә "Мөһим әйберләр турында сөйләшү" дәрестән тыш чараның чираттагысы уздырылды. Бүген ул "Безнең илебез - Россия" дигән темага багышланды. Чара барышында 5-9 сыйныф җитәкчеләре укучыларга дәүләт символлары, фән казанышлары хакында сөйләде. Башлангыч сыйныф укучылары туган илебез турында җырлар, чишмә агышын, кошлар сайравын тасвирлаучы аудиоязмалар тыңлады.
12 сентябрь көнне Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча эчке эшләр бүлегенең өлкән инспекторы, майор Л.М.Тимерханов килде. Ул укучыларга ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын һәм янгын сүндерүчеләрне чакыру тәртибен искә төшерде, янгын чыккан очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты. Мәктәп бинасына тикшерү үткәрде.