Олы Мишә урта мәктәбе коллективы республика күләмендә оештырылган "Социаль партнерлык территориясе"дип исемләнгән нигезләмә кысаларында проект эшчәнлегендә катнашырга әзерләнә. Бу иҗади эштә аларга югары уңышларга ирешүләрен телибез һәм яхшы нәтиҗәләр көтеп калабыз.
Татарстан Республикасында йөзүнең 100 еллыгы уңаеннан уздырылды әлеге ярышлар. Икенче этап (финал) өлешендә ярышта җиңүче егет-кызлар катнашачак. Финал 8 октябрьдә Әлмәт шәһәрендә узачак.
Җиңүчеләргә медальләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды.
Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Тынычлык күгәрчене” дигән темага шөгыль үткәрелде. Без балалар белән күгәрчен рәсемен ясадык, кәгазьдән кисеп ябыштырдык. Шөгыль балаларга бик ошады.
22 августтан 11 сентябрьгә кадәр Узяк балалар бакчасында "Игътибар - балалар!" Профилактик чаралар үткәрелә.Шуңа бәйле рәвештә әзерлек төркемендә Юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклауга һәм үтәүгә юнәлдерелгән күңел ачу чаралары узды. Чараны уздыруның төп максаты: балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юл билгеләре буенча белемнәрне ныгыту.
Балалар ышаныч телефоны - авыр тормыш хәлендә калып, нинди дә булса сәбәпләр аркасында якыннарына һәм танышларына таяна алмаган балаларга һәм яшүсмерләргә ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү хезмәте ул. 2010 елда Россиядә бердәм балалар ышаныч телефоны булдырылды. Бу телефоннан Татарстанда яшәүче балаларга психологлар түләүсез аноним хезмәт күрсәтә. Барлык мәктәпләрдә дә, мәдәният учакларында да моңа кагылышлы әңгәмәләр даими үткәрелә. Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә 8 сентябрь көнне мәктәптә “Нәрсә ул балалар өчен ышаныч телефоны”дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Чарада катнашучы укучыларга мәдәният хезмәткәрләре нәрсә ул ышаныч телефоны, ул нәрсә өчен кирәк, мөстәкыйль хәл итеп булмаган катлаулы ситуацияләрдә психологик ярдәмнең ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләделәр.
Балалар конкурс-уен программасында бик теләп катнаштылар. Акциядә катнашучылар төрле сүзлекләрне ничек куллану турында искә төшерделәр. Китапханәче укучыларга яңа белемнәр алырга ярдәм итүче сүзлекләр белән дус булырга киңәш итте. Балалар уку һәм грамоталылык турында әйтемнәр һәм мәкальләрне искә төшерделәр, ,,Үз грамоталылыгыңны тикшер" дигән темага сорауларга җавап бирделәр, рус орфографиясе һәм пунктуациясе буенча белемнәрен тикшерделәр. Сораулар кайвакыт катлаулы, ләкин бик кызыклы булып күренде.Чара ахырында катнашучыларга рус теле кагыйдәләре язылган китап кыстыргычы бирелде.
Бу көн уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре укучылар өчен патриотик сәгать үткәрделәр. Алар балаларның батырлык турындагы белемнәрен тирәнәйттеләр. Балаларны Ленинград блокадасы вакытындагы булган тормыш белән таныштырдылар. Әлеге тема буенча балалар китаплар укыдылар, музыкаль әсәрләр тыңладылар, Ленинград блокадасы иллюстрацияләрен карадылар, кычкырып шигырьләр укыдылар.
«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагог Гайнетдинова Ф. Т. «Гаилә роле» технологиясе буенча социаль хезмәт алучылар белән чираттагы дәрес үткәрде.
Анда балалар үзләренең укырга – язарга өйрәнүләренең нәрсәдән башланып китүен искә төшерделәр һәм белем дөньясы буйлап сәяхәт иттеләр. Аннан соң “Хәрефне өстә”, “Мәзәк - табышмак” бәйгеләрендә катнаштылар, сорауларга җаваплар эзләделәр. Укучылар игътибарына китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Әлеге китаплар балаларны, һичшиксез, кызыксындырыр, аларның телдән һәм язмача сөйләм күнекмәләрен камилләштерүгә, фикерләү һәм фантазия үсешенә ярдәм итәр дип ышанабыз.
Менә яңа уку елы җитте. Балалар төрле уеннар һәм шөгыльләрне түземсезлек белән көттеләр. Шуларның берсе сюжетлы-рольле уен. Безнең бакчабызда балаларның ирекле, сюжетлы-рольле уеннар уйнау өчен барлык мөмкинлекләр дә бар: кибет, гараж, хастаһанә һ.б. Балалар дәрестән тыш вакытларында төрле ирекле уеннар уйнарга бик яраталар.Бу уеннар балаларда дуслык,бердәмлек,бер-берсенә юл куя белү кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.