«Туган ягым - Россиянең бер тамчысы»

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

    13 сентябрьдә Үзәк авыл китапханәсендә «Туган ягым - Россиянең бер тамчысы» дигән темага туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Китапханәче укучылар белән туган якның тарихи һәм истәлекле урыннарына сәяхәт кылды.

   Туган як тарихын белү, биредә яшәгән һәм яшәүче кешеләр турында белү – бу бик кызык, кирәк һәм мөһим. Безнең өчен Ватан -Үзәк авылы, Зур Россиянең кече почмагы. «Минем авылым, туган ягым» викторинасы туган як турында бик күп тарихи фактларны белүләрен раслады. Китапханәче туган якны өйрәнүгә багышланган күргәзмәгә күзәтү ясады. Шулай ук укучылар Теләче районының оешу тарихы белән таныштылар, туган як турында мәкальләрне искә  төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International