Татарстан варислар берлеге оешмасына кабул итү

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

14 сентябрь көнне Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбендә 5 нче сыйныф укучыларын Татарстан варислар берлеге сафларына кабул итү уңаеннан тантаналы сбор үткәрелде. Сбор Россия һәм Татарстан гимннарын тыңлаудан башланып китте. Һәр отряд өлкән вожатыйга рапорт тапшырды. Аннары алып баручылар сүз алды, залның түренә 5 нче сыйныф укучылары чакырылды. Алар төрле сорауларга җавап бирделәр, шигырьләр сөйләделәр, оешма таянып эш итә торган законнарны санап чыктылар, яхшы варис булырга һәм оешма законнарын төгәл үтәргә вәгъдә бирделәр. Шуннан соң 5 нче сыйныф укучылары варислар сафына кабул ителделәр, өлкән сыйныф укучылары аларга галстуклар бәйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International