Көз-елның искиткеч матур вакыты, мул һәм витаминлы уңыш вакыты, җанлы төсләр, җәйнең кызыклы хатирәләре һәм киләчәккә матур планнар чоры!

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Көз- көзге хәзинәләр, табигать биргән сый-нигъмәтләрдән  кышка төрле салатлар, кайнатмалар әзерләү белән мәшгуль чак. 13 сентябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә көзге муллык - яшелчә-җимеш, гөмбәләрдән ничек итеп тозлыклар ясарга өйрәтелгән китаплар, газета-журнал материалларыннан "Көзге муллык табында" дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Аның янәшәсендә исә яшелчә, җиләк-җимешләрнең үзләреннән дә күргәзмәдә урын алды. Шулай ук күргәзмәдән хуҗабикәләргә  кышка ничек эшләнмәләр әзерләргә кирәклеге турында барлык  мәгълүматны табарга, яшелчә, җиләк-җимешне саклау серләрен белергә дә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International