Шәдке балалар бакчасыныда уңган балалар тәрбияләнә, март аенда помидор, борыч орлыклары чәчеп, үсентеләрен тәрбияләп үстергән балалар бүген яшелчә уңышларын җыйдылар. Шулай ук майда чөгендер, кишер орлыклары чәчкәннәр иде, алар үзләренең хезмәт уңышларын күреп бик куандылар.
Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеменэ йөрүче балалар тәрбияче апалары белән берлектә чәчәк орлыкларын җыярга чыктылар. Балалар һәр чәчәкнең исемен белеп, атап, аерым капларга салып бардылар. Табигатьне сакларга, яратырга кирәклеге ассызыкланды. Шул ук чиратта хезмәт тәрбиясе дә бирелде.
Бу конкурста үзенең китап укучылары белән Казаклар авылы китапханәсе дә катнашты. Шушы конкурста Рахматуллина Энҗе язган “Яхшылыкка – яхшылык” дип исемләнгән әкият призлы урынга лаек булды, шул әкияне китапханәче Альбина Рәхмәтуллина сәхнәгә куйды. Барлык китап укучылар әкият белән Казаклар авылы китапханәсе битендә таныша алачак.
17 сентябрьдә безнең районда «Татарстан кроссы – 2022» массакүләм ярышлары узды. Ярышларда районның барлык мәгариф учреждениеләре катнашты. «Татарстан кроссы — 2022» республика массакүләм ярышлары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, спортны, аерым алганда, халык арасында җиңел атлетиканы популярлаштыруга, балалар һәм өлкәннәрнең актив ялын оештыруга юнәлдерелгән. Акциядә безнең мәктәп укучылары да катнаштылар һәм призлы урыннар яуладылар.
Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбендә "Мөһим турында сөйләшүләр" дәрестән тыш чаралар циклы дәвам итә. 19 сентябрьдә 6 сыйныф җитәкчесе, физика укытучысы Габдрахманов М.Ә. күренекле галим, уйлап табучы Константин Циолковскийның тормышы һәм ачышлары турында сөйләде. Ул ачышларның илебез һәм дөнья фәненә ничек йогынты ясаганын искәртте. 5-9 сыйныфлар өчен үткәрелгән дәрестән тыш эшчәнлеккә видеофильм карау, иҗади биремнәр эшләү кертелде.
Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, журналлар тәкъдим итте. Алар үзләренә ошаган китапларны, журналларны өйләренә укырга алдылар.
Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбендә "Б.Н.Ельцин исемендәге Президент китапханәсенең ресурсларын файдалану" дигән темага мәгълүмати-китапханә дәресе үткәрелде. Аның барышында 9 сыйныф укучылары Президент китапханәсенең тарихы, интернет-ресурслар, сайт интерфейсы белән таныштылар, үзләренә кирәк информацияне табарга өйрәнделәр. Сыйныф җитәкчесе, информатика укытучысы, мәктәп китапханәчесе Габдрахманова З.К. укучыларга сайттагы документлар коллекциясен тәкъдим итте. Дәрестә электрон ресурсларның әһәмияте, электрон китапханәнең мөмкинлекләре киң яктыртылды.
17 сентябрь конне Теләче стадионында “Татарстан кроссы - 2022” спорт бәйрәме оештырылды. Ярышта барлык теләк белдерүчеләр: мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, укытучылар, студентлар, өлкәннәр катнашты. Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, җиңел атлетиканы популярлаштыру, балалар һәм өлкәннәрнең актив ялын оештыруга юнәлдерелгән. Бу ярышта Олы Мишә урта мәктәбе укучылары да теләп катнашты.
Бүген безнең Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә “Балалар иминлеген саклау айлыгы” кысаларында чара үткәрелде. Балалар тәрбияче апалары белән юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнделәр, белгән күнекмәләрен ныгыттылар.
Балаларга урамда бары тик өлкәннәр белән генә йөрергә, куркынычсызлык кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә кирәклеге турында әйтелде. Барыбыз да юлларда сак булыйк!
Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре драматург Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышланган “Беренче чәчәкләр” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрделәр. Чара барышында “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүчеләр драматургның тормышы һәм иҗаты, аның танылган пьесаларыннан музыкаль фрагментлар белән таныштылар. Шулай ук Г.Тукай һәм Р. Гаташның К. Тинчуринга багышланган шигырьләре дә яңгырады. Укучылар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда драматургның тормышы һәм иҗаты, шулай ук аның әсәрләре урнаштырылды.