Матур , кызу, күңелле көннәре белән җәйнең үтеп киткәнен сизми дә калдык. Ә бүген инде көз! Бакчадагы мул уңышлары, тулып пешкән җимешләре, кырдагы мул игеннәре белән кешеләрне сөендереп, җиргә алтын көз аяк басты. Көзнең сары төсе өчен генә түгел, ә көзге байлык, муллык өчен дә алтын көз дип атыйлар. 18 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Иң зур кабак” фото-бәйгесе үткәрделәр. Бу чарада авыл халкы актив катнашты . Алар үзләре үстергән кабакларның фотоларын безгә тәкъдим иттеләр. “Иң зур кабак” бәйгесенең җиңүчеләре булып Исмагилова Рәсимә һәм Ибрагимова Гөлсияләр билгеләнде.
18 сентябрь - Урман хезмәткәрләре көне. Урман хезмәткәрләре көне уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Урманнарны саклау – алыштыргысыз бурыч” дип исемләнгән күргәзмә оештырып, түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрделәр. Урман ул матур да, файдалы да,без аңа һәрвакыт ярдәм итә алабыз. Яшь агачлар утыртырга, чүп-чарларны җыярга мөмкин. Без планетабызга чиста тормыш бүләк итәргә тиеш.
Рифә Рахман-Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, Ф. Хөсни һәм Татарстанда үткәрелә торган төрле әдәби конкурслар призеры. Ул – танылган шагыйрә, студентларның яраткан һәм хөрмәтле мөгаллиме, күп еллар әдәби осталык дәресләре алып барып кына калмады, Татарстан мәктәпләрендә мастер-класслар да бирде. Аның ике шигырь җыентыгы ел китабында җиңеп чыкты. 18 сентябрь көнне Күкчә авылы китапханәчесе «Рифа Рахманга–60 яшь» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды һәм шагыйрә иҗаты белән балаларны таныштырды.
Россия Федерациясендә Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында бурычларны үтәүче хәрби хезмәткәрләргә ярдәм йөзеннән «үзебезнекеләрне ташламыйбыз» Бөтенроссия акциясе бара.
Китапханәче катнашучылар белән ил территориясендә яшәүче төрле милләт кешеләре турында әңгәмә үткәрде. Чараны дәвам итеп, катнашучыларга берничә бирем үтәргә тәкъдим ителде: викторина сорауларына җавап бирергә, кроссвордны чишәргә һәм дуслык турындагы мәкальләрнең ахырын табарга.
Бәйгедә 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар, 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар (үз машиналары белән) катнаша ала иде. Кызганычка каршы, быел бәйгедә катнашыр өчен гүзәл затларыбыз күренмәде.
24 сентябрь көнне Волейбол үзәгендә Россия Федерациясе субъектларының гомуми белем оешмалары командалары арасында волейбол буенча турнирның финал этабы узды. Әлеге ярышларда Шәтке урта мәктәбенең волейбол командасы Россия буенча өченче урынга лаек булды! Котлыйбыз!!
22сентябрь көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгә проектларны тормышка ашыру кысаларында, «Теләче базары» фестивале узды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гыйниятуллин Д.С., районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В, район балалар бакчасы мөдирләре, тәрбиячеләр, әти-әниләр һәм балалар катнаштылар.
2022 елның 20 сентябрь көнендә Орымширмә авылында яшәүче тыл ветераны Нургалиева Бибиниса Корбангали кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Бибиниса апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау идарәсе бүлеге консультанты Ләйлә Каюмова һәм Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Раиль Мараков Бибиниса апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Шармаш авылы китапханәчесе китапханәгә яңа китап укучылар тарту максатыннан, “Шармаш авылы китапханәсенә китап укучы буларак, рәхим ит” дигән исем астында урам акциясе үткәрде. Узып баручыларга интернет һәм телевидение белән генә чикләнмичә, китапханәгә килеп, күңеленә хуш килгән китапларны алып укый алуы турында аңлатты. Акциядә катнашучыларны яңа китаплар белән таныштырды, буш вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә, яңа дуслар табарга китапханәгә чакырып буклетлар таратты. Әлеге акция барышында 4 кеше китапханәгә язылды.