Бары тик ,аны сагынып , фотоконкурска җибәрелгән җәйге могҗизалы фотосурәтләргә карап сокланырга гына кала. Айдар авыл китапханәсендә «Җәйге уку программасы» кысаларында "“Җәйге каникуллар — күңелле китап белән!” дип исемләнгән фотоконкурс уздырылды.
Асия Юнысова - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге премиясе лауреаты, «Бәллүр каләм-2002», Әлмәт язучылар берләшмәсенең С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләге иясе. 1998 елдан ул - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Шагыйрәнең юбилее уңаеннан, 1 сентябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә "Шигъриятнең якты йолдызы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәне караучылар шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты, аның китаплары белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар.
Бу акция китапханәләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Билгеләнгән сәгатьтә китапханәче волонтерлар белән бергә урамнар буйлап йөгерделәр һәм авыл халкына татар халкының гореф-гадәтләре турында сораулар бирделәр. Дөрес җаваплар өчен һәркем бүләккә китаплар алды. Бу кызыклы һәм гадәти булмаган акция көтелмәгән мизгелдә теләсә нинди белем кирәк булырга мөмкин булуын раслады.
Бүген, "Игътибар, балалар! " профилактик чарасы кысаларында "Бала - төп пассажир" акциясе уздырылды. Аның максаты – кечкенә пассажирлар катнашындагы юл травматизмы проблемаларын хәл итү, балаларның тормышын һәм сәламәтлекләрен саклау. Бакчада тәрбияләнүчеләр әти-әниләренә үзләрен бары тик автокреслоларда һәм куркынычсызлык каешларын эләктереп кенә йөртү кирәклеге турында искәрттеләр, мәгълүмат буклетлары тараттылар. Акция барышында машина йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска вәгъдә иттеләр.
Баландыш авыл китапханәсендә шул уңайдан башлангыч сыйныф укучылары белән "Яңа уку елында китапханә белан берга булыйк!"дип исемләнгән чара узды. Кече яшьтәге укучылар әдәби конкурсларда, уеннарда, викториналарда катнаштылар, яраткан китаплары өчен кызыклы кыстыргычлар ясадылар. Китапханәче «Белем дөньясына китапханә белән бергә» дигән китап күргәзмәсе янында әңгәмә һәм әдәбиятка күзәтү үткәрде. Балаларга күңелле сюрпризлар һәм бүләкләр бирелде.
Теләче районы Казаклар авылы өчен андый шәхес - Равиль Үтәбай Кәрими. Август аенда якташыбыз, күренекле татар галиме, энциклопедик белемгә һәм искитмәле хәтергә ия шәркыять һәм исламият белгече, ялкынлы публицист - Равил Үтәбай - Кәриминең тууына 89 ел тулды. Шул уңайдан 31 август көнне “Дин галиме итеп күргән халкың, фән имамы дип тә белә сине” дип исемләнгән чара булып үтте. Балаларга аның тормыш юлы турында презентация күрсәтелде, шулай ук алар аның шәхси әйберләре, язмалары белән таныштылар. Чара барышында “Гыйлемнең гомере озын” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды.
Республика көне уңаеннан уздырылган “Мәңге яшә, чәчәк ат син, Республикам минем Татарстан” исемле районкүләм күргәзмәләр бәйгесендә Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсе “Россия халыкларының мәдәни мирас елы” һәм “Идел буе Болгарстанында ислам дине кабул ителүнең 1100 елллыгы” уңаеннан оештырылган күргәзмә белән катнашты.
Субаш авылы китапханәсендә Татарстан Республикасы көненә багышланган «Татарстан – уртак йортыбыз» исеме астында китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәдә республикабызның тарихы, мәдәнияте, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать тормышы, шулай ук Казан һәм аның атаклы кешеләре турында китаплар тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмәнең максаты: балаларга туган як тарихы турында тулырак мәгълүмат бирү, кече ватанга мәхәббәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү иде.
Шул уңайдан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балалар белән “Туган җирем Татарстан” исеме астынды уен-сәяхәт үткәрделәр. Казан шәһәренең истәлекле урыннары белән таныштылар, Татарстан республикасының дәүләт символларын исләренә төшерделәр һәм шуларны кәгазьдә сурәтләделәр. Чара Татарстан гимнын тыңлау белән тәмамланды.
28 август көнне Иске Җөри авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Чәчәк ат, туган җирем Татарстан" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Балалар республиканың барлыкка килү тарихы, истәлекле урыннар һәм тарихта әһәмиятле роль уйнаган танылган кешеләр турында кызыклы мәгълүмат белделәр. Ахырда балалар белән күңелле уеннар уздырылды.