ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Балаларабыз борынгы чорлардан алып,  бүгенге көнгә кадәрге экспонатлар – тормыш-көнкүреш әйберләре, халыкның кием-салымы, эш кораллары, өй җиһазлары белән таныштылар. Үз чиратыбызда Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы исеменнән, музей хезмәткәрләренә эчтәлекле экскурсия өчен  рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

Бу көннәрдә республикада балаларның юлларда имин йөрүен тәэмин итү максатыннан "Игътибар – балалар!" акциясе бара.  Теләченең беренче номерлы балалар  бакчасында юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет оешмасының  Саба районы территориаль идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы Ягъфарова Г.Н. , бакча балалары һәм тәрбиячеләр  «Юл аша ничек дөрес чыгарга» , «Машина йөртүчегә хат» дигән чаралар уздырдылар. Чараларның максаты - җәмәгатьчелек игътибарын юл-транспорт имгәнүләре мәсьәләләренә җәлеп итү, балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен кисәтү.

Укучылар җәйге каникул вакытында укыган китаплары буенча фикер алыштылар, якташ язучыларның әсәрләрен искә төшереп сорауларга җавап бирделәр. Җәйге каникулдан соң укучыларыбыз яңадан белем дөньясына чумдылар, китапханәчеләр алып килгән китапларны өйләрендә укырга яздырып алдылар.

Олы Мишә урта мәктәбе тәҗрибә участогы җиләк-җимеш, яшелчәгә бай.Бакчабызны бизәп аллы-гөлле чәчәкләр үсә. Рәт-рәт тезелеп үскән алмагачлар алмалардан сыгылып тора. Карлыган куаклары да үзләренең җимешләре белән күзләрне камаштыра. Мондый матурлык, муллык - зур хезмәт нәтиҗәсе. Хезмәтебезне бәяләп III дәрәҗә грамота белән бүләкләделәр.

Шул уңайдан 7 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Динем һәм телем” исемле темага әңгәмә-сөйләшү үткәрелде. Ислам дине, Болгар ханлыгы, гомумән, борынгы бабаларыбызның тормыш-көнкүреше, яшәеше белән танышу өчен китаплардан күргәзмә куелды. Китап укучылар күргәзмәдә урын алган китаплар белән танышып, тарихи вакыйга турында киң мәгълүмат алдылар.

7 сентябрь көнне Олы Нырсы авылы китапханәчесе беренче сыйныф укучылары белән «Белем дөньясына китапханә аша" дигән темага әңгәмә үткәрде. Укучылар китапханә, аның кагыйдәләре белән дә таныштылар. Китапка карата сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләштеләр. Балалар өчен язучы авторлар белән таныштылар, җырлар, әкиятләр тыңладылар. Китапханә буйлап уздырылган экскурсиядән укучылар бик канәгать калдылар.

Китапханәче
табигать — байлык, аны киләсе буын өчен саклау - һәркемнең бурычы булуы турында сөйләде. Табигатьне саклау өчен, аның серләрен белергә, аның белән дус һәм тату яшәргә кирәк. Табигать законнарын белеп кенә, аның тугры дуслары һәм ярдәмчеләре булырга мөмкин. Шул вакытта бер генә үсемлек һәм хайван төре дә юкка чыкмас кебек. Укучылар экология, уникаль хайваннар, Кызыл китап турында күп яңа кызыклы һәм гаҗәп нәрсәләр белделәр, сорауларга җавап бирделәр. Чара ахырында балалар үзләре табигать турында ничек кайгыртуларын сөйләделәр.

Безнең Теләче районы Казаклар авылы өчен андый шәхес - Равиль Үтәбай Кәрими. Август аенда​ якташыбыз, күренекле татар галиме, энциклопедик белемгә һәм искитмәле хәтергә ия шәркыять һәм исламият белгече, ялкынлы публицист - Равил Үтәбай - Кәриминең тууына 89 ел тулды. Шул уңайдан ​ ​ 31 август көнне “Дин галиме итеп күргән халкың, фән имамы дип тә белә сине” дип исемләнгән чара булып үтте. Балаларга аның тормыш юлы турында презентация күрсәтелде, шулай ук алар аның шәхси әйберләре, язмалары белән таныштылар. Чара барышында “Гыйлемнең гомере озын” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды.

1 сентябрь көнне үзәк ял паркында, Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре уртанчы сыйныф укучылары белән “Террорсыз дөнья!” дип исемләнгән интерактив әңгәмә үткәрделәр. Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә, 2022 ел да искәрмә булмады. Китапханәчеләр тарафыннан китап укучы балалар өчен күргәзмә әзерләнде һәм терроризмга каршы көрәш темасы буенча әңгәмә уздырылды. Чарада катнашучылар өчен экстремаль ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре, теракт корбаны булмау, яшәүгә куркыныч янаганда төп саклык чаралары күрү турында материал тәкъдим ителде.

Теләченең мәдәният каршындагы ял паркында узган бәйрәм кичәсендә Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре  Идел  буе Болгарстанында  ислам дине кабул ителүенең 1100 еллыгы уңаеннан һәм Россия халыкларының мәдәни  мирас елыны багышланган күргәзмәләр тәкъдим иттеләр. Шулай ук авылыбызның һөнәрчеләре, кул осталары эшләнмәләре күргәзмәсе дә эшләп торды.  Һөнәрчеләр турында һәм Шәтке авылының мәчет тарихын , авылның көнкүрешен  чагылдырган стендлар  Теләче халкына тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International