ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2022 ел
дүшәмбе

Сауш авыл мәдәният йорты территориясендә "Хәрәкәт-ул тормыш, кагыйдәләр буенча булганда" дип исемләнгән куркынычсызлык дәресе һәм эстафета үткәрелде. 

Сауш авыл мәдәният йортында балалар белән терроризм темасына профилактик әңгәмә үткәрелде. Очрашуны ачып, Алсу Госмановна терроризм һәм радикализм социаль челтәрләрдәге төркем аша таралуның аеруча куркыныч булуын ассызыклады, һәм әңгәмәдә актив катнашкан катнашучыларның барлык сорауларына җавап бирде.

Шулай ук ул яшьләргә һәм балаларга терроризмның нәрсә икәнлеге һәм «Интернет»челтәрендә терроризм идеологиясенә ничек каршы торуы турында сөйләде. Әңгәмә ахырында яшь катнашучыларга террорлык акты вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм тормышны саклап калу өчен үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. 

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк. Туган як тарихы — бабаларыбызның гасырлар дәвамындагы көнкүреше һәм эшчәнлеге көзгесе. Шушы рухи мирас без сабак ала торган саекмас чыганак та. Бүген Ватаныңның тарихын гына белү җитми, милләт булып сакланып калу өчен үзеңнең туган төбәгеңне, үзеңә кагылышлы тарихны өйрәнү дә кирәк. Моның өчен халкыбызның үткәнен чагылдыручы музейлар эшләп килә. Баландыш мәдәният йорты тарафыннан, укучы балалар өчен, авылыбызда яңа ясалган музейга сәяхәт оештырылды. Балалар тарихи экспонатларны бик кызыксынып күзәттеләр.

Туган як кеше өчен ата — анасы кебек үк кадерле. Кеше кайда гына булмасын, ул иң беренче чиратта әти — әнисен, туган ягын искә төшерә, алар белән бәйләнешле истәлекләрен яңарта.  Үз төбәген белмәгән, өйрәнмәгән, аңа битараф кеше үз туган илен ярата алмый.  Шуңа күрә дә, Баландыш мәдәният йорты тарафыннан “Шушы яктан, шушы туфрактан без” исеме астында балалар өчен җәйге каникуллар чорында авылыбызның төрле матур урыннары һәм табигате буенча экскурсия-сәяхәт оештырылды.

 

Балачагында кем генә рәсемнәр ясарга яратмаган да, кем генә дәфтәр битләрен төрледән-төрле сурәтләргә күмеп бетермәгән икән. Төрле төсләр алып, тирә-якны матур буяуларга төрү – сабыйларның яраткан һәм күңелле шөгыле. 28нче июль көнне Баландыш мәдәният йортында “Матурлык булсын һәр җирдә” дип исемләнгән чара үткәрелде. Балалар акбур белән асфальтка берсеннән-берсе матур да, кызыклы да рәсемнәр ясап күңел ачтылар.

Җәй айлары балаларның иң күңелле вакыты. Шул уңайдан 30 нчы июль көнне Урта-Мишә авыл клубында "җәйге  каникулның куңелле мизгелләре" дигән исем астында балалар белән төрле спорт уеннары уйнатылды. Сәләмәтлеккә спортның ни дәрәжәдә мөһим икәне аңлатылды соңыннан аларга тәмле күчтәнечләр тапшырылды. Гер күтәру, волейбол уйнау, отжимания ясау, скакалкыда сикерүне ошаттылар. Шат күңел белән өйләренә таралдылар.


29
июль, 2022 ел
җомга

Сауш мәдәният йортында Хаҗдан кайткан Илнур Зәйнуллин белән очрашу узды. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде. Илнур Илдус улы хаҗның асылы һәм тарихы, аның исламдагы әһәмияте һәм аңа рухи әзерлек турында сөйләде. Катнашучылар сораулар бирделәр һәм фотографияләр белән презентация карадылар. 


28
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Иң беренче балалар бакчасының эчке яклары җыештырылды, чистартылды, урын-җирләр киптерелде. Бакчага чәчәкләр утыртылды, чүпләре уталды. Балаларның өстәл-урындыклары буялды. Татар  бизәкләре белән бизәлгән эшләнмәләр лакланды. Эш коралларын саклау өчен склад эшләнде.

Хәзерге вакытта балалар бакчасының эчке ягына рәсем ясау эшләре бара. Яңа уку елына балаларны матур бизәлешле балалар бакчасында кабул итәчәкбез.

2022 елнын 28 июль конне Низамов КФХ да бортек суктыру комбайннарына техник карау узды. Элеге чарага   3 берэмлек техника эзерлэнгэн иде. Тикшеру барышында анда катнашучы затларнын регистрация документлары, техникаларынын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды. Чарада катнашучылар белэн техниканы халэкэтсез куллану хакында профилактик энгэмэ уздырылды.

Техник карау нэтижэлэре буенча, анда куелган барлык техникага да элеге чараны узу хакында таныклык бирелэчэк.

Алар кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, океаннарга тормыш бирүчеләр. Чишмә яшәүдән туктаса, елга-күлләрдә су бетәчәк, авылда ямь калмаячак. Әби-бабаларыбыз заманында чишмәләргә игътибар зур булган, чыганакларны карап торганнар, шишмә башларын күз карасыдай саклаганнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International