28 июль көнне Теләче үзәк мәдәният һәм ял паркында балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар белән «Табигатьне аңлап яшәргә!» дип исемләнгән тематик әңгәмә үткәрде. Чара Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көненә багышланган иде. Ул табигатькә мәхәббәт, бөтен тереклеккә хөрмәт, туган җир язмышы өчен әхлакый җаваплылык тәрбияләү, шулай ук үз гамәлләреңне бәяләргә өйрәнү максатыннан үткәрелде.
27 июль көнне Сауш авылы китапханәсендә якташ язучы, Татарстан Республикасының атказанган юристы Фәнил Ислам улы Галеевның тууына 83 ел тулуга багышланган “Якташ язучы иҗатын өйрәнеп” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук чарага килүчеләр авторның танылган әсәрләрен кычкырып укуда катнаштылар.
27 июль көнне Татарстанның атказанган юристы, юстиция советнигы, хезмәт һәм прокуратура ветераны, СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, рәссам, якташыбыз Фәнил Галиевның тууына 83 ел тулу уңаеннан аның соңгы елларда яшәп иҗат иткән йортына “Истәлек тактасын” ачу тантанасы булып узды.
Чишмәләр – барлык сулыкларның башлангычы, тукландыра торган чыганаклары.Алар кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, океаннарга тормыш бирүчеләр. Чишмә яшәүдән туктаса, елга-күлләрдә су бетәчәк, авылда ямь калмаячак. Әби-бабаларыбыз заманында чишмәләргә игътибар зур булган, чыганакларны карап торганнар, шишмә башларын күз карасыдай саклаганнар.
Соңгы елларда табигать белән кеше арасында мөнәсәбәтләрнең шактый кискенләшүе күзәтелә. Моның сәбәбе бик гади: замана кешесе торган саен фән-техника алгарышына омтылаомтыла. Бүгенге көндә халыкның чишмәләрдән файдалануы, шул исәптән аларга карата игътибар да кими төште.
Чишмәләргә игътибарны арттыру, аларны барлау һәм саклап калу максатыннан 27 июль көнне Максабаш авылының "Олы юл" чишмәсендә Максабаш мәдәният хезмәткәрләре һәм Максабаш авылының "Ак калфак" оешмасы хатын-кызлары катнашында бәйрәм чарасы булып үтте.
Чарада , Бөтендөнья татар конгрессының Теләче бүлекчәсе җитәкче Алисә Дәүләтшина , Теләче районының "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Зөлфия Ибрагимова һәм әлеге чишмәне төзекләндергән авылдашыбыз Сәлим Галлямов та катнашты.
Үсемлекләрдән башка бу дөньяны күз алдына да китереп булмый.Алар бөтен тереклек ияләренә суларга гына түгел, дәваланырга да булышалар.
Яшел даруханә кешеләргә һәрчак ярдәм итә.Тик бу байлыктан дөрес файдалана белергә кирәк.Шул уңайдан 27 июль көнне Балыклы авылы мәдәният йортында фельдшер белән берлектә сәламәтлек сәгате үтеп,балалар белән дару үләннәренең төрләре буенча фикер алышып,аларны дөрес куллану турында мәгълүмат бирелде.
27 июль көнне Татарстанның атказанган юристы, юстиция советнигы, прокуратура ветераны,СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, рәссам, якташыбыз Фәнил Ислам улы Галиевның соңгы елларда иҗат иткән йортында "Истәлек тактасы" ачу тантанасы булып узды.
2022 елның 26 июль көнендә Субаш авылында яшәүче тыл ветераны Семенова Мария Ивановнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район социаль яклау идарәсе бүлеге консультанты Ләйлә Каюмова һәм Айдар авыл җирлеге башлыгы Рифат Хаҗиев Мария Ивановнага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Мәктәп яны тәҗрибә участогындагы җиләк-җимеш җыелды, кабинетлар җыештырылды.
Теләче №2 балалар бакчасында "Чәчәкләр" темасына багышланган атналык узды.
Әлеге теманы өйрәнү барышында балалар чәчәкләр дөньясы, аларның төзелеше белән таныштылар. Балалар чәчәкләрнең матурлык кына түгел, ә тере табигатьнең бер өлеше һәм аларны сакларга кирәклегенә төшенделәр.
Балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштырырга, юлда үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштырырга кирәк. Чөнки балачакта алган белем ныклы, бала үзләштергән кагыйдәләр соңыннан үз-үзеңне тоту нормасына әверелә.