ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Әңгәмә барышында халык медицинасы рецептлары, дару үләннәренең шифасы, су эчү, дөрес туклану турында сөйләштеләр. Сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге турында барган  сөйләшүдә  китапханәче начар гадәтләрнең зарарлы йогынтысын да әйтеп узды, тематик китаплар белән таныштырды.

Бүген, 27 июльдә безнең районның 17 укучысы Биләр авылына юл тоттылар. Анда 2022 елның 27 июленнән 31 июленә кадәр 5 смена – XI «Сәләт» Халыкара яшьләр белем бирү Форумы - МЕДИА БИЛӘР форумы (МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР-БИЛӘР форумы) узачак.

Ә инде авылда үткән каникулларны башка жирдә үткәннәре белән тиңләп булмый. Җәйге каникуллар балалар өчен кызыклы да,мавыктыргыч та булырсын өчен  Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре жәйге чорда балалар белән кызыклы чаралар, күңелле уеннар оештыралар. Авыл балалары белән беррәттән шәһәрдән кунакка кайткан балалар да бик теләп әлеге уеннарга кушылып уйныйлар.

26 июль көнне безнең район укучылары 4 сменадан - «Сәләт» Халыкара яшьләр белем бирү Форумы - МЕДИА-БИЛӘР форумыннан кайттылар.

Чара барышында балалар  тематик презентация белән танышты. Китапханәче Сәйфетдинова Р.М. сөйләвеннән укучылар ышаныч телефоны барлыкка килү тарихы һәм хезмәт белгечләренә ничек мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын белделәр.

23 июль көнне Шармыш авыл китапханәчесе рус телен яратып хөрмәт итүчеләрне "Рус телен ярат, кадерлә һәм бел!!!" интеллектуаль уен-квестына чакырды. Монда катнашучылар рус язучыларының әкиятләрен һәм хикәяләрен искә төшереп «Знаете ли вы…» дип исемләнгән викторина сорауларына җавап бирде. Соңыннан укучылар «Лейся песня по просторам» уенында белемнәрен күрсәттеләр. Биредә укучылар җырның исемен атап кына калмадылар, ә аның юлларын җырлап уздылар. Чара мәкальләр һәм әйтемнәр бәйгесе белән тәмамланды.

Сауш авылы китапханәсендә «Шахмат – спорт, уен, фән, сәнгать» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмә 20 нче июльдә билгеләп үтелә торган Халыкара шахмат көненә багышланган иде.

  Спортның әлеге төре кешенең уйлау сәләтен үстерә, баш мие өчен гимнастика булып тора. Күргәзмәдә шахмат уйнарга өйрәнүчеләр өчен пособиеләр, атаклы шахматчылар турында һәм алар язган китаплар урын алды. Балалар өчен әзерләнгән әдәбият өлкәннәргә дә файдалы булды.

  Шулай ук бу көнне китапханәдә балалар арасында  шахмат ярышы уздырылды. 

Заманча, үзгәрүчән дөньяда һөнәрне билгеләү бик авыр. Беренчедән, төрле һөнәрләр күп, ә икенчедән, без, кайчагында аларның яшәеше турында белмибез.  Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче балаларны төрле өлкәләрдәге хезмәткәрләр белән таныштырдылар. Чара балаларның һөнәрләр дөньясы турында белемнәрен киңәйтү максаты белән үткәрелде, ул укучыларда һөнәрләргә карата кызыксыну булдырырга, төрле һөнәр ияләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итә.

Сауш авылы китапханәсендә А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы  Aлмаз Марс улы Гыймадиевка 50 яшь тулу уңаеннан “Яраткан язучыбыз” исемле  китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар аның тормыш юлы, иҗаты белән якыннан таныша алдылар.

Теләче балалар китапханәсендә урта һәм олы яшьтәге балалар өчен балалар язучысы Алмаз Гыймадиевның 50 яшьлек юбилеена багышланган «Без андый малай түгел!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар юбилярның китаплары, иҗаты белән таныштылар. Аның хикәяләре үзенчәлекле, анда балаларның көндәлек тормышта юлыккан бик көлкеле хәлләр тасвирлана. Аның китаплары укучыларыбызга һәрвакыт яхшы кәеф бүләк итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International