Әңгәмә барышында халык медицинасы рецептлары, дару үләннәренең шифасы, су эчү, дөрес туклану турында сөйләштеләр. Сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге турында барган сөйләшүдә китапханәче начар гадәтләрнең зарарлы йогынтысын да әйтеп узды, тематик китаплар белән таныштырды. Сәламәтлек – иң зур байлык, аны бернинди акчага да сатып алып булмавы һәркемгә билгеле. Нишләп шушы бирелгән бүләкне сакламыйбыз? Шушы һәм башка күп сорауларга җавап алырга китапханәче тәкъдим иткән "Озын гомергә туры юл" дип исемләнгән белешмәлекләр ярдәм итәчәк. Ахырда китапханәче әңгәмәңәшләрне сәламәт яшәү рәвеше, физик терапия, массаж, мунча, бал, сарымсак ярдәмендә дәвалану турында китаплар, брошюралар, вакытлы матбугат белән танышырга китапханәгә чакырды.