23 июль көнне Шармыш авыл китапханәчесе рус телен яратып хөрмәт итүчеләрне "Рус телен ярат, кадерлә һәм бел!!!" интеллектуаль уен-квестына чакырды. Монда катнашучылар рус язучыларының әкиятләрен һәм хикәяләрен искә төшереп «Знаете ли вы…» дип исемләнгән викторина сорауларына җавап бирде. Соңыннан укучылар «Лейся песня по просторам» уенында белемнәрен күрсәттеләр. Биредә укучылар җырның исемен атап кына калмадылар, ә аның юлларын җырлап уздылар. Чара мәкальләр һәм әйтемнәр бәйгесе белән тәмамланды.