Ә инде авылда үткән каникулларны башка жирдә үткәннәре белән тиңләп булмый. Җәйге каникуллар балалар өчен кызыклы да,мавыктыргыч та булырсын өчен Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре жәйге чорда балалар белән кызыклы чаралар, күңелле уеннар оештыралар. Авыл балалары белән беррәттән шәһәрдән кунакка кайткан балалар да бик теләп әлеге уеннарга кушылып уйныйлар.
26 нчы июль көнне дә Максабаш авылы мәдәният йорты яны мәйданчыгында «Без кунелле ял итәбез» исеме астында балалар белән кызыклы уеннар оештырылды.