Бүген, 27 июльдә безнең районның 17 укучысы Биләр авылына юл тоттылар. Анда 2022 елның 27 июленнән 31 июленә кадәр 5 смена – XI «Сәләт» Халыкара яшьләр белем бирү Форумы - МЕДИА БИЛӘР форумы (МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР-БИЛӘР форумы) узачак. Ул фән олимпиадаларында, фәнни конференцияләрдә, иҗади конкурсларда һәм спорт ярышларында җиңүчеләрне һәм призерларны берләштерәчәк.
Әлеге смена кысаларында мәгълүматны нәтиҗәле эзләү һәм эшкәртүнең, инновацион продуктларны тормышка ашыру һәм ясалма интеллектны үстерүнең актуаль инструментларына багышланган профильле мастерскойлар һәм белем бирү мәйданчыклары планлаштырылган.