ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Әкиятләр безне тормышка өйрәтә, яхшылык һәм явызлык турында сөйли. Әкият дөньяны танып белергә ярдәм итә. Урта Мишә авыл китапханәсендә укучыларыбызның ни дәрәҗәдә  яхшы белүләрен без “Китаплар укырга һәм геройларны белергә яратабыз” дигән әдәби уенда белдек. Чара барышында балалар “Геройны тап”, “Тылсымлы сүз әйт”, “Әкият герое исемен бел”, “Әкият ярдәмчеләренә кунакка” дигән конкурсларда катнаштылар, күрсәтелгән иллюстрацияләр буенча әкият геройларының нинди әкияттән булуын белделәр. Уен күңелле һәм дустанә атмосферада узды, балалар бик күп уңай тәэсирләр һәм каникулларда уку өчен китаплар алдылар.

Тәрбия сәгатендә әдәплелек, матур, мәдәни сөйләм турында мәгълүмат тәкъдим ителде. "Май чүлмәге тышыннан билгеле", "Киемеңә карап каршы алырлар, акылыңа карап озатып калалар" дигән мәкальләр аша сөйләшү үткәрелде. Чара ахырында балалар һәрвакыт үз өстеңдә эшләргә, мәдәни сөйләмне белергә, күп укырга һәм аралашырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Казаклар авылы китапханәчесе “Хыялый балачак” берләшмәсе кысаларында "Дару үләннәре һәм безнең сәламәтлегебез" дип исемләнгән экологик сәгать үткәрде . Әлеге чараның максаты - балаларның​ үләннәргә карата кызыксынуын арттыру, дару үсемлекләренең әhәмияте турында белемнәрен тирәнәйтү, экологик культура тәрбияләү иде.

Рәдиф Сәгъди –китап  укучыларга театр прозаигы, драматург буларак яхшы таныш. Аның повестьлары һәм романнары, күпсанлы әкиятләре, публицистик мәкаләләре журнал һәм китаплар битләрендә дөнья күрде. Рәдиф Сәгъди балалар өчен дә, яшүсмерләр өчен дә әсәрләр иҗат итә. Аның повестьлары, әкият-пьесалары буенча куелган спектакльләр К. Тинчурин исемендәге театрда һәм Россиянең башка төбәкләрендә куела.

16 июльдэ Мамадыш муниципаль районы, Жөри авылында кряшеннәрнен XXIV республикакуләм "Питрау" бәйрәме булып узды. Субаш авылы клубы каршында эшләп килүче "Нардуган" халык фольклор ансамбле фестивальдә катнашып диплом белән буләкләнде.

Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләре буенча «Юлда - һәр көн имтихан» дип исемләнгән квест-уен үткәрделәр. Көн саен безнең юлларда автомобильләр саны арта бара. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен машина йөртүчеләр генә түгел, җәяүлеләр дә  белергә һәм төгәл үтәргә тиеш.  Чара барышында балалар моңа инандылар. Табышмаклар, ребуслар чиштеләр, зур кызыксыну белән юл билгеләрен өйрәнделәр.

Югары тизлек, хәрәкәтнең күп булуы машина йөртүчеләрдән һәм җәяүлеләрдән игътибарлы булуны сорый. Тәртип, саклык һәм машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү - урамда куркынычсыз хәрәкәтнең нигезе. Җәйге каникуллар вакытында укучыларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү мәсьәләсе аеруча актуаль. Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре укучылар өчен “Көнен-төнен армый-талмый юлларны күзәтә светофор” исемле танып-белү уены үткәрделәр. “Светофор” һәм “Автомобиль” командаларына бүленеп, 5 этаптан торган викторина сорауларына җаваплар таптылар. Үткәрелгән викторина нәтиҗәләре буенча безнең укучылар креатив гына түгел, ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләрен дә яхшы белә, дигән нәтиҗә ясадык. Уен – викторинада дуслык җиңде. Соңыннан балаларга тәм-томнар таратылды.

Иске Җөри авыл китапханәсендә китапханәчеләр җитәкчелегендә балалар өчен саф һавада «Летом некогда скучать, будем прыгать и играть” дип исемләнгән хәрәкәтчән уеннар узды. Балалар төрле уеннарда һәм күңелле эстафеталарда катнаштылар. Саф һавада уйнау балаларга үзләрен сынарга мөмкинчелек бирә,  командада эшләргә өйрәтә. Чара ахырында барлык балалар да призлар белән бүләкләнде.

Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре мәктәп яны лагерена йөрүче балалар белән “Җәй китап белән ямьле" дигән библиографик дәрес үткәрделәр. Балалар үзләренә ошаган китапларны сайлап укыдылар, бер-берсе белән укыган әсәрләре буенча фикер алыштылар.

Теләче мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар өчен балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Китап битендә кояш нуры" дип исемләнгән әдәби уен үткәрделәр. Чарада катнашучылар балалар язучыларының көлкеле хикәяләрен тыңладылар һәм иллюстрацияләр карадылар. Балалар "Геройны әйт" уенында катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International