Теләче мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар өчен балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Китап битендә кояш нуры" дип исемләнгән әдәби уен үткәрделәр. Чарада катнашучылар балалар язучыларының көлкеле хикәяләрен тыңладылар һәм иллюстрацияләр карадылар. Балалар "Геройны әйт" уенында катнаштылар. Шулай ук "Авторны таны" викторинасы, "Әкиятне тап" кызыклы конкурслары да балаларда зур кызыксыну уятты. Шулай ук яңа китапларга күзәтү ясалды. Чара ахырында балалар укыганнары турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Сәнгатьле итеп уку балаларны күбрәк укырга, белем алырга этәрде.