Чәчәкләр атналыгы

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Теләче №2 балалар бакчасында "Чәчәкләр"  темасына багышланган атналык узды.

Әлеге теманы өйрәнү барышында балалар чәчәкләр дөньясы,  аларның төзелеше белән таныштылар. Балалар чәчәкләрнең матурлык кына түгел, ә тере табигатьнең бер өлеше һәм аларны сакларга кирәклегенә төшенделәр.

Атна дәвамында бик күп эшләр башкарылды: клумбадагы чәчәкләрне күзәтү һәм тәрбияләү, "Чәчәкләр аланы" темасынына күмәк эш ясау, балалар өчен бергәләшеп "Цветик-семицветик" мультфильмын карау, аеруча кызыклы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International