Самокат- минем дустым

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштырырга, юлда үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштырырга кирәк. Чөнки балачакта алган белем ныклы, бала үзләштергән кагыйдәләр соңыннан үз-үзеңне тоту нормасына әверелә. Ә аларны үтәү-кешенең ихтыяҗы. Шуңа күрә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү төп бурычларның берсе булып тора. Бүген безнең Теләченең 1нче номерлы балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләре буенча "Самокат - минем дустым"дип исемләнгән танып-белү уены үткәрелде. Уенның идеясе гади иде - командалар төрле төр биремнәр үтәргә тиеш иде. Бу уенда катнашучыларга кыенлыклар узарга туры килде. Этапларны узгач, балалар авырлыкларны җиңәргә өйрәнделәр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр. Уен ахырында балалар бик бәхетле һәм чиксез шат булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International