Чишмәләр – барлык сулыкларның башлангычы, тукландыра торган чыганаклары.

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Алар кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, океаннарга тормыш бирүчеләр. Чишмә яшәүдән туктаса, елга-күлләрдә су бетәчәк, авылда ямь калмаячак. Әби-бабаларыбыз заманында чишмәләргә игътибар зур булган, чыганакларны карап торганнар, шишмә башларын күз карасыдай саклаганнар.

Соңгы елларда табигать белән кеше арасында мөнәсәбәтләрнең шактый кискенләшүе күзәтелә. Моның сәбәбе бик гади: замана кешесе торган саен фән-техника алгарышына омтылаомтыла. Бүгенге көндә халыкның чишмәләрдән файдалануы, шул исәптән аларга карата игътибар да кими төште.

 Чишмәләргә игътибарны арттыру, аларны барлау һәм саклап калу максатыннан 27 июль көнне Максабаш авылының "Олы юл" чишмәсендә Максабаш мәдәният хезмәткәрләре һәм Максабаш авылының "Ак калфак" оешмасы хатын-кызлары катнашында бәйрәм чарасы булып үтте.

 Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Теләче бүлекчәсе җитәкчесе Алисә Дәүләтшина, Теләче районының "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Зөлфия Ибрагимова һәм әлеге чишмәне төзекләндергән авылдашыбыз Сәлим Галлямов та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International