Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре, клуб берләшмәсендә катнашучылар белән берлектә "Компьютерда өйрәнәбез"дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.
21 март көнне Теләче муниципаль районы хуҗалыкларында комиссия тарафыннан, 2022 елның язгы-кыр эшләренә әзерлекне тикшерү максатыннан конкурс булып үтте.
Бүген Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы «Теләче муниципаль районы татар Конгрессы» район иҗтимагый оешмасы һәм мәгариф бүлеге белән берлектә “Нәни энҗеләр” бәйгесен уздырды. Бәйгенең максаты- үсеп килүче буынның ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуын арттыру, гаиләгә, гаилә кыйммәтләренә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм милли мәдәниятнең төрлелеген ачып бирә торган халык традицияләренә якынаю.
2022 елда язгы кыр эшлэренэ узвакытында хэм сыйфатлы итеп эзерлэнуне булдыру максатыннан, элеге елнын 21 март конне районда макэлэнен темасына багышланган конкурс булы узды.
Безнең төбәгебез язучыларга, шагыйрьләргә бай як. Аларның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннанрак танышу максатыннан 19 март көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән әңгәмә үтте. Укучылар якташ язучыларыбыз иҗатында туган як табигатенең гүзәллеген ачучы әсәрләрдән өзекләрне кычкырып укыды.
22 март Максабаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә каникулга китәр алдыннан барлык укучыларга да үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды, чирек нәтиҗәләре буенча мәктәп күләмендә гомуми линейка үткәрелде . Линейкада укуның сыйфаты , каникул вакытына эш планы белән таныштырылды . Укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде. Күңелле ял итегез, укучылар!
Бәйрәмгә килгән яз гүзәле Нәүрүзбикә искиткеч чибәр иде. Дилбегәсен кулыннан ычкындырырга теләмәгән Кыш бабай да аның җылы, ягымлы карашына түзмәде. Дөрес, ярышка чакырып, “бил алышырга” тырышып карады, тик кая ул яшьлек дәрте, яз яме балкып торган гүзәлгә каршы тора алсын. Балалар бакчасының һәр төркеменә йөрүчеләр рәхәтләнеп уеннарда катнашты, җырлады-биеде, Нәүрүз турында шигырьләр сөйләделәр.
Бу көнне барлык гореф-гадәтләргә туры китереп, балалар тәм-том белән сыйланды.
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Яз җитте, аның белән бергә Нәүрүз ишек шакыды. Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә әлеге уңайдан “Хуш киләсең, Нәүрүз!” дип аталган бәйрәм чарасы уздырылды. Кыш бабай, Кар кызы, Нәүрүзбикә катнашында барган төрле конкурс, ярышлар катнашучылар күңеленә аеруча хуш килде. Бәйрәм бөтен кешегә күтәренке кәеф бүләк итте.
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең IV сыйныф укучысы Зөһрә Рәхмәтуллина Туфан Миңнуллин исемендәге республикакүләм конференциясендә "Журналистика "Кызыл тышлы дәфтәрдән" номинациясендә җиңү яулады.
Халкыбызның рухи мирасын саклау, милләтебезнең асыл бизәкләренә мәхәббәт тәрбияләү, балаларны чигү тарихы белән таныштыру максатыннан Казаклар авылы китапханәсендә “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар өчен “Сөлге чигәм асыл җепләр белән” дип исемләнгән осталык дәресе үткәрелде. Нәсимә Рәхмәтуллина балаларга сөлге чигү буенча мастер-класс күрсәтте. Сөлге чигү серләренә өйрәтте, сөлгенең татар халкы тормышында нинди урын тотканын сөйләде. Балалар бөтен күңелләрен, игътибарларын туплап, зур кызыксыну белән чигү серләренә төшенделәр. Үз хезмәтләренә бик куанып, сөенеп, алга таба да очрашуга чакырып калдылар.