ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Аны бик борынгы заманнардан ук билгеләп үтәләр, кайбер илләрдә ул дәүләт бәйрәме булып тора. Шул уңайдан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре  «Нәүрүз бәйрәме килә - яз елмая» исемле бәйрәм чарасы оештырды. Халык сәнгате һәм Россия халыкларның матди булмаган мәдәни мирасын саклау елы уңаеннан катнашучылар милли йолаларны яңарттылар, ата-бабаларыбыз бәйрәмнәре, аның тарихы һәм халык тормышында әһәмияте белән таныштылар.  Төрле кызыклы уеннардан торган бәйрәм чарасы кайнар коймак, тәмле чәй һәм ботка белән сыйлану белән тәмамланды.

24 нче март көнне 10.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы унсигезенче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы  Н.Н. Хаҗипов  алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре, оешма, предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.

14 нче марттан 19 мартка кадәр  мәктәптә "Башлангыч сыйныфлар атналыгы" үтә. 17 март көнне шушы атналык кысаларында башлангыч сыйныф укучылары авыл китапханәсенә бардылар. Алар өчен "Экология в произведениях русских поэтов и писателей"  дигән темага  сыйныфтан тыш чара үткәрде. Китапханә мөдире укучылар белән "Экология һәм мин" дигән темага рәсем конкурсы да үткәрде. Шулай ук  китапның һәрчак яхшыга гына өйрәтүен һәм белемле, әдәпле, акыллы киңәш бирүен, хезмәт сөючән, күркәм кеше булып үсәргә ярдәм итүен, туган илне сөяргә, авыр вакытта югалып калмаска өйрәтүен сөйләде. Китапларны саклап тоту кагыйдәләрен аңлаттылар.

Иске Җөри мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр белән "Китап уку, үзе бер байлык " дигән темага түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрде

22 мартта Иске Җөри мәдәният йорты  хезмәткәрләре  "Мин дөньяны башкача күрәм" дигән тема астында укучыларны картиналар күргәзмәсе белән таныштырдылар.

23 март көнне Иске Җөри мәдәният йортында "Гармун безне яшәртә" дигән дивиз белән гармунчылар очрашты, моңлы көйләр яңгырады.

Балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләгәндә татар халкының электән килгән гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән кызыксынучы югары әхлаклы,һәрьяклап үсеш алган,иҗади шәхес тәрбияләү максатыннан чыгып, без, Алан мәдәният йорты хезмәткәрләре укучылар белән "Халкым йолалары" дип исемләнгән әңгәмә уткәрде. 
 

Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Сөлге, кулъяулыгым - милли бизәгем» исеме астында халык гореф-гадәтләре буенча кызыклы экскурсия үткәрделәр. Чара Россиядә халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасны саклау елы кысаларында әзерләнде. Мәдәният хезмәткәрләре “Әбиемнең серле сандыгына” экскурсия оештырдылар. Чара барышында балаларга әби-бабайларыбыз киеп йөргән милли киемнәре турында сөйләделәр.

    

22 март көнне Караширмә авылы клубында балалар белән "Наркомания кешелек өчен куркыныч чир" темасына әнгәмә  уткәрелде.

 Укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләү, кеше тормышында китапның зур әһәмияткә ия булуын ачыклау уңаеннан 22 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә “Секундның кадерен бел” исеме астында кычкырып укулар сәгате үткәрелде. Укучылар әсәрләрдән өзекләрне бик яратып укыдылар һәм хисләре белән уртаклаштылар. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International