Безнең тәрбияләнүчеләр Арча шәһәрендә узучы "Созвездие-Йөлдызлык-2022" эстрада сәнгатенең XXII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабында катнаша. Барлыгы Татарстан Республикасының 6 районыннан: Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче, Биектау районнары көч сынаячаклар. Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасының Сафина Р.К.- музыка җитәкчесе җитәкчелегендә безнең тәрбияләнүчеләр Галимов Т.- вокал-соло, Гиниятова А. һәм Юсупова С.- конферанста чыгыш ясыйлар.
Әле бик борынгы заманнарда ук өлкәннәр балаларына нәсел тарихын сөйләп, аңлатып, аны шәҗәрә рәвешендә язып калдырырга тырышкан. Җиде буынын белмәгән кешенең киләчәге юк, дип санаган халык. Татар теле тәрбиячесе мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре катнашында "Үз нәселеңнең тамырлары белән таныштыр" дип исемләнгән шәҗәрә агачына конкурс оештырды. Күп гаиләләрнең, үз нәселен тирәнтен белүләре турында ачыкланды.
16 март көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы һәм Халыклар сәнгате һәм Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау елы уңаеннан “Мөнәҗәтләр - хәтер бизәге” дип исемләнгән әдәби-тематик кичә үткәрде.
17нче март көнне Теләче 2нче балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме уздырылды. Нәүрүз бәйрәме яз башында елгалар ачылгач, көн белән төн тигезләшкән вакытта бәйрәм ителә. Бәйрәмгә бакчабызның уртанчылар төркеменә йөрүче балалар тәрбияче апалары Зиннәтова И.Н. белән берлектә бик теләп әзерләнделәр. Балалар бәйрәмдә яз турында шигырьләр һәм җырлар башкардылар, татар халкының мәкальләрен искә төшерделәр. Бәйрәмгә кунак булып Нәүрүзбикә килде, явыз Убырлы карчык килеп бәйрәмне бозмакчы иде дә, балалар күмәк, дус булып биремнәрне үтәгәч, ул да биреште.
16 март көнне «Балалар иҗат үзәге» укучылары өстәмә белем бирү педагогы Солонцов М. А. җитәкчелегендә мәктәп укучылары өчен уздырылучы цифрлы грамоталылык буенча «ЛОГИКОН» республика онлайн-викторинасында актив катнаштылар. Әлеге викторина «Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе белән хезмәттәшлек турында килешүләр кысаларында үтте. Викторинаның максаты - цифрлы грамоталылык дәрәҗәсен билгеләү һәм мәктәп яшендәге балаларның интеллектуаль сәләтләрен үстерү. Викторина нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды.
Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укучылары да бөре җыю эшенә теләп кушылдылар. Көчләреннән килгәнчә каен һәм нарат бөреләре җыеп тапшырдылар. Бөре җыю дәвам итә.
Нәкъ менә балачактан белем белән бергә тәрбия дә салына. Тиешле тәрбия алган бала кешене рәнҗетмәс, хокукларын бозмас. Шуңа күрә кечкенәдән алар үз хокукларын, бурычларын белеп үсәргә тиеш. Әлеге максаттан 16 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Үз хокукларыңны бел һәм вазифаларыңны онытма” исемле темага интеллектуаль уен үткәрелде. Яшәү дәверендә беркем дә яшәргә комачауларга тиеш түгел. “Мин - бала, мин – кеше” исемле темага презентация күрсәтелде. Балалар үз фикерләрен җиткерделәр. Чара “Сиңа бу законнар буенча яшәргә” исеме астында китапларга күзәтү белән тәмамланды.
Утның куркыныч көч булуы, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаләргә китерүе хакында балаларга әти-әни өйдә,ә балалар бакчасында тәрбияче сөйләргә тиеш. Бүген,безнең Лесной балалар бакчасында “Ут белән шаярма” дигән темага әңгәмә булды. Иң беренче янгынны булдырмау өчен бөтен таләпләрне төгәл үтәргә кирәклеген әйтте.
16 нчы март көнне мәктәптә "Квант дөньясы" дигән темага чираттагы саннар дәресе узды. Дәресне химия укытучысы Сөнгатуллин М.М. үткәрде. Бу дәрестә сүз квант физикасы турында барды. Ул нәрсә белән кызыклы һәм ни өчен классик физикадан аерыла? Квант компьютеры ни өчен кирәк? Ул ничек эшли һәм кешегә нинди файда китерә? Квант технологияләрен үстерү ярдәмендә киләчәктә нинди һөнәрләр барлыкка киләчәк? Бу дәрестә укучылар барлык сорауларга да җаваплар таптылар.
Шәүкәт Биктимеров исемендәге "Әлмәндәр варислары" Халыкара балалар театр иҗаты фестиваль-бәйгесендә Балыклы башлангыч мәктәбенең “Сәйлән” театр төркеме “Драма театры” номинациясендә беренче дәрәҗәдәге лауреат, "Сәнгатьле сөйләм" номинациясендә Кәримов Сәид өченче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды. Без укучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Аларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез!