ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бу көн  әфганчы ир-егтләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу көне. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре мәктәп белән берлектә “Әфганстан –исемең синең шомлы” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Анда барлык укучылар, укытучылар катнашты.Үзебезнең күрше авыл егете Миннегали Ногмановны 1 минутлык тынлык белән искә алдык. Миннегали Ногманов - безнең горурлыгыбыз,  ул шушы Әфган сугышында батырларча һәлак булган.

3 февраль көнне Казан шәһәрендә тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда Кече Кибәхуҗа төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Зөһрә Рәхмәтуллина призлы урынга лаек булды. Тырыш, булдыклы укучыбызга алга таба да зур уңышларга ирешүен телибез.

Олы Нырсы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Шәйхетдинова Динә призер булды. Җитәкчесе: Хәлилова Лариса Ринат Кызы. Укучыларны һәм укытучыларны бу зур җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!

Бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 116 ел тула. Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбендә “Җәлилчеләр җырлары” дигән чара узды. 9нчы сыйныф укучылары Муса Җәлилнең биографиясен сөйләделәр, ә барлык егетләр мәшһүр шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. Шулай ук Муса Җәлил китапларыннан  күргәзмә  куелды.

Быел Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 33 ел. Әлеге  уңайдан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре  “Әфганстан- тере хәтер.  " дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр. Укучылар Әфганстан сугышының тарихы һәм Максабаш авылыннан сугышта катнашкан авылдашлар турында белделәр.Аларның сугыш хәтирәләре чагылган язмалары белән таныштылар. Соңыннан яу кырында  ятып калган Әфганчылар истәлегенә һәйкәл янына чәчәкләр салынды.

11 февраль көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» Бөтенроссия акциясендә катнашты. «Сугыш чоры хатирәләре» дигән батырлык дәресендә балалар, 1941-1945 еллардагы сугыш юллары буйлап узарга туры килгән, фронтта һәм партизан отрядларында фашистлар белән көрәшергә булышкан яшьтәшләренең язмышлары белән таныштылар. Чарада катнашучыларга Леня Голиков, Марат Казей, Зина Портнованың батырлыклары турында сөйләнде.  

Күкчә авыл китапханәсе һәм  Балыклы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре  илдә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенә багышлап Балыклы башлангыч мәктәбе укучыларына “Ленинград оборонасы һәм блокадасы – каһарманлык символы”- дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр .Шулай ук китапханәдә китап күргәзмәсе дә эшләнде. Чараның максаты Ленинград блокадасы турында мәгълүмат бирү; сугыш чоры балаларының батырлыклары белән таныштыру, хөрмәт тәрбияләү.

Шармаш авыл китапханәсе китапханәчесе “Поклонимся великим тем годам...” дигән хәтер дәресе үткәрде. "Почемучки" клубы балаларына Ленинград кешеләренең авыр тормышы турында видеофильм, блокада икмәге, андагы кешеләрнең ныклыгы турында хикәя тәкъдим ителде.. Балалар блокада вакытында үлгән ленинград лылар истәлеген бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр. Ахырдан “Подвигу твоему, Ленинград!” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Балаларны китап укуга җәлеп итеп Баландыш авыл китапханәсендә "Китап иле- серле дөнья"дигән чара оештырылды. Чарага Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары чакырылды.Алар өчен төрле мавыктыргыч әдәби уеннар әзерләнде, балалар китапларыннан "Әйдәгез, дуслашыйк балалар!"-дигән кызыклы күргәзмә ясап куелды. Февраль-март айларында иң күп китап укыган баланы билгеләп "Иң күп укучы мәктәп баласы”  дигән бәйге оештырырга дигән фикер балаларга бик ошады.

Баландыш авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән  Ленинград блокадасы турында мәгълүмат бирү, сугыш чоры балаларының каһарманлыгы белән таныштыру, аларга карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан «Ленинград.Блокада.Батырлык!" исемле батырлык дәресе үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International