ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2022 ел
җомга

Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә укучылар арасында дүртенче тапкыр «Җилләр гөлчәчәге» дип исемләнгән проектлар конкурсы булып үтте. Аның оештыручысы һәм уздыручы –  Алан урта гомумбелем бирү мәктәбе администрациясе. Конкурста 10 мәктәпнең 40 укучысы 6 номинациядә көч сынашты. Компетентлы жюри иң яхшы эшләрне бәяләде. Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм грамоталар белән бүләкләнде.

27 гыйнвар  көнне Ямбулат китапханәсендә укучы балалар белән «Холокост- буыннар хәтере» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде.

Ел саен 27 гыйнварда Россиядә Ленинград шәһәренең блокадасын өзү көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата уңаеннан,  28 гыйнвар көнне Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә «Ленинград блокадасы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. "Блокадалы икмәк» исемле  презентация ярдәмендә укучылар Ленинград гаиләсенең катлаулы язмышы,  Ленинградның ябык шәһәрендә яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар,  ачлык һәм салкынлык, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар язмышы турында белделәр.

Быел Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган дата – 900 көн буе камалышта торган Ленинград шәһәренең фашистлардан тулысынча азат ителүенә 78 ел тулды.  27 гыйнвар Россиядә хәрби дан көне – Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Максабаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Ленинград батырлыгы» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Элеге тарихи чаралар  Бөек Ватан сугышы елларында чолганышта калган Ленинград кешеләренең батырлыгы һәм фаҗигасе турындагы  хәтерне балалар күңелендә  саклау максатыннан үткәрелә.

27 гыйнварда Ленинград блокадасын өзүгә 78 ел тула. Мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре «Блокадалы икмәк» дип исемләнгән Бөтенроссия Хәтер акциясендә катнаштылар.


17
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

15 нче февраль көнне Мамадыш районының “ Бәләкәч ” балалар бакчасында Республиканың “Ел тәрбиячесе-2022” бәйгесенең зона туры булып үтте. Зона турында Теләче, Саба, Арча, Балтач, Кукмара районнары педагоглары көч сынашты.

Сауш мәдәният йортында Бөтендөнья радио көненә багышланган «мәгълүмати җәмгыятькә юл» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать узды. Чара барышында мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтендөнья радио көне барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, балалар бу-бәйрәмнең әле "яшь" икәнен белделәр, аны беренче тапкыр 2012 елда гына билгеләп үтткәннәр. Үткәрү датасы очраклы гына сайланмаган - нәкъ менә 1946 елның 13 феврале беренче тапкыр «БМО радиосы» эфирына чыга, аның станциясе Берләшкән Милләтләр оешмасының штаб-фатирында урнашкан.

 

Fwd:Алан 15.02

ОТВЕТИТЬОТВЕТИТЬ ВСЕМПЕРЕСЛАТЬ

Пометить как прочтенное

Тюлячинский Районный дом культуры <rdk_2001@mail.ru>

Ср 16.02.2022 13:24

Кому:

МО Тюлячи-Касимов Ильяс Рамилевич;

 1 вложение

IMG_2022021~.jpg

М. Җәлил... бу исем һәр татар кешесенә, һәр мәктәп баласына яхшы таныш. Ул халык йөрәгендә Ватанга тугрылык, үлемсезлек, батырлык һәм каһарманлык символына әверелде. Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты М. Җәлилнең исеме бөтен планетабызга билгеле. М. Җәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә, М. Җәлилне күз алдына китерәләр, аның шәхесен һәм батырлыгын дөнья белә. Димәк, ул чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.15февральдә Бөек татар шагыйре Муса Жәлилнең туган көне. Шул уңайдан Алан мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары белән "Муса Жәлил-безнең күңелләрдә" дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә булып узды. Кичәдә балалар шагыйрьнең тормыш юлы, ижаты белән таныштылар. Бергәләп шигырьләр укыдылар, жырларын тыңладылар. 

Сауш мәдәният йортында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 33 ел тулуга багышланган "Әфганстан-безнең хәтер һәм кайгы" дип исемләнгән хәтер сәгате узды. Чарада сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Р.З. Хузин һәм Сауш мәктәбе укучылары катнашты. Чара барышында сугыш хәрәкәтләре ветераны шул куркыныч сугыш турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Шулай ук Сауш авылы мәдәният йорты холлында китап – иллюстрацияле күргәзмә – хикәя оештырылды

15 нче февраль көнне балалар белән шагыйрь,Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан “Гомеремне бирәм халкыма” дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде. Әлеге чарада алар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International