Безнең ата-бабаларыбыз табигать хәзинәсенә рәхмәтле булганнар. Алар сулыкларга изге әйбер итеп караганнар. Чишмәләрне авылның ихтирамга лаек кешеләре, картлары күзәтеп, карап торган. Һәр йортка су үткәрелгән, кешеләр бөтен уңайлыкларга ирешеп гомер кичергән заманда чишмәләр ни хәлдә яшәп ята соң? Аларга игътибар һәм ихтирам бармы? Авылларыбыз чишмәләргә баймы? Алар ни хәлдә? Без аларның тарихын беләбезме? дигән сорауларга җавап эзләп 28 июль көнне Сауш авылы китапапханәчесе “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче ханымнар белән “Чишмә башы кая барып тоташа” темасы белән экскурсия оештырды.
9 июль көнне Теләче үзәк китапханә хезмәткәрләре сәүдә нокталарында эшләүче китап укучыларны китаплар һәм журналлар белән тәэмин иттеләр.
27-28 июль көннәрендә Теләче ял паркында һәм сәүдә нокталарында якташ язучыбыз, хокук белгече, ТРның атказанган юристы, юстиция киңәшчесе, күп тапкырлар СССР Генераль прокуроры, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы прокурорлары тарафыннан бүләкләнгән, дистәләгән Мактау грамоталары, «Хезмәт ветераны», «Прокуратура ветераны» медальләре иясе Фәнил Ислам улы Галеевның тууына 82 ел тулу уңаеннан “Кабатланмас шәхес” дигән күргәзмә оештырылды. Анда аның иҗатына багышланган, газета-журнал материалларыннан тупланган папка һәм китаплары куелды. Китап укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды.
Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.Элегрәк Росстатта ул 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр узачак, дип сөйләделәр. Әмма төбәк хакимиятләре белән эшлекле дискуссиядән соң, халык санын алуның төп этабын күчерергә булдык. Ул 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр – стационар участокларда һәм 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр «Дәүләт хезмәтләре»порталында узачак.
Бөтенроссия халык санын алу яңа күп каналлы форматта узачак-Россия халкы үзләрен дәүләт хезмәтләре порталында, КФҮләрдә һәм стационар участокларда үзләре саный алачак. Шулай ук традицион формат калачак, йортлар буенча 320 меңгә якын кеше йөриячәк, исәпкә алучылар электрон планшетлардан файдаланачак.
Җәйге вакыт – балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен иң уңайлы вакыт. Алар аеруча хәрәкәтчән һәм шат күңелле. Җәй, каникуллар – үз көчеңне сынап карау һәм тикшерү, әйләнә-тирә дөньяны үзләштерү һәм аңлау вакыты. Җәйнең һәр сәгате искиткеч һәм кабатланмас.
Җәйге каникуллар вакытында Мәдәни-ял учреждениеләре ишекләре кызыклы сәяхәтләр, конкурслар, уеннар, ярышлар өчен ачык.
27 нче июль көнне Ачы мәдәният йортында балалар өчен "Күңелле җәй"дип исемләнгән уен программасы әзерләнде.
Дәреслекләр ята киштәләрдә, дәресләр һәм катлаулы биремнәр артта калды, ә алда-мәшәкатьсез вакыт, дуслар белән аралашу һәм җәйге уеннар! Эссе җәйге чорда пляжга барудан да яхшырак нәрсә юк: кызынырга, туп уйнарга һәм елгада йөзәргә. Тик барысы да шулай яхшы сүздә генә. Чынбарлыкта исә су буена килгәч күп балаларның йөзә белмәве, суда, елга буенда үз-үзләрен тотышлары, кагыйдәләрне белмәүләре ачыклана. Нәкъ менә шуңа күрә аларны сулыклар янында беркайчан да караусыз калдырырга ярамый һәм һәрдаим балалар белән куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп торырга кирәк. 2021 елның 27 июлендә Ачы мәдәният йорты директоры Солтанова Лилия Ильяс кызы медицина хезмәткәре, фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Галәвиева Г. Г. белән бергә "Ярдәм итегез, мин батам!"дип исемләнгән әңгәмә уздырдылар. Фельдшер Галявиева Г.Г. балаларга су янында ял вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм батучыга беренче ярдәм күрсәтү турында сөйләде.
Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә..
Сэламэт яшәү рәвешен пропагандалау йөзеннән Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән берлектә саф һавада велоузыш, очрашу уздырдылар.
Теләче урта гомумбелем мәктәбендә кызу темплар белән яңа уку елына әзерлек бара. Сыйныф бүлмәләре, коридорлар һәм мастерскойлар ремонтлана. Мәктәпнең тирә-яны чүп үләннәреннән чистартыла.
Күргәзмәдә төрле кызыксындырган сорауларга җавап табарга, һәм иң авыр шартларда әхлак принципларын табарга, дөрес карарлар кабул итәргә этәрә торган популяр яшьләр китаплары тәкъдим ителә.
Бу көнгә яшьләр арасында китап укуны пропагандалау максатыннан "Мин һәм минем яраткан китабым" фотоконкурсы үткәрелде. Конкурс җиңүчеләре булып Чалбышева Нина Александровна һәм Зуйкова Ксения Валерьевналар танылды.
Шармыш авыл китапханәсендә укучыларга сәнгать һәм рухи тәрбия бирү максатыннан «По этим книгам сняты фильмы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Кулланучылар әдәби әсәрләр һәм шул китапларга нигезләнеп төшерелгән фильмнар белән танышырга, кайсысы яхшырак икәне турында уйланырга мөмкинчелек алачак. Китап яки кино? Бәлки алар бер-берсен тулыландырадыр. Шушы һәм башка сорауларга җавап эзләп, укучылар күргәзмәдә үзләрен кызыксындырган китапларны эзләде.