ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2021 ел
сишәмбе

Әлеге чарада катнашучылар белән урманның файдасы, байлыгы турында сөйләшү үткәрелде. Урман турында шигырьләр укылды, җырлар тыңланды. Безнең урманнарда үсә торган дару үләннәре буенча презентация каралды.

26 июль көнне Сауш авылы китапханәсендә яраткан язучыбыз   Фәнил Галиеның туган  көне уңаенан  “Якташ язучыбыз – Фәнил Галиев” дип исеиләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә күренекле язучыбызның  иҗатын һәм  тормыш юлын яктыртучы  китаплар  куелды. Якташ язучыбызның китаплары  туган як тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли, әдәбиятның тормыш белән бәйләнешен тоярга һәм аңларга ярдәм итә, туган як турында белемнәрне киңәйтә һәм баета. 

Шуны истэ тотып  22 июль көнне Максабаш  авылы  мәдәният йортында,  китапханәче белән берлектэ   “Язмышыңа аяк чалма” дигән тема астында әңгәмә  уткәрелде.  Наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр тупланган стенд-күргәзмә төзелде. Яшьлэр   бик актив әңгәмәдә  катнашып , анкета сорауларына җаваплар бирделәр.

25 июль көнне Шармыш авыл клубында В. С. Высоцкий истәлегенә багышланган «Мин, әлбәттә, кайтам...» дип исемләнгән кичә узды. Чарада аның  тормышы һәм иҗат турында документаль фильм, концертларыннан өзек һәм Высоцкий төп рольне уйнаган "Очрашу урынын үзгәртергә ярамый" нәфис фильмын караганнар.

24 июль көнне Теләче мәдәният һәм ял паркында балалар китапханәсе хезмәткәрләре Хәрби-диңгез флоты көненә багышланган "О море, о флоте, о Родине" дип исемләнгән тарихи сәяхәт үткәрделәр.

 Әлеге чарада Россия флотының тарихы турында балалар зур кызыксыну белән тыңладылар. Ватаныбызның су чикләрен һәм сәүдә юлларын саклауда хәрби-диңгез көчләренең роле, Россия хәрби-диңгез флотына керүче гаскәрләрнең төрләре турында да аңлатып үтелде.

25 июль көнне  Иске Җөри авылы китапханәсендә  авыл яшьләре  белән  “Газиз дә син, кадерле дә, әй Туган авылым!”  дип исемләнгән  әдәби сәгать  узды. Китапханәче  туган авылыбызның тарихы, табигате, гореф-гадәтләре һәм зыялы кешеләре белән таныштырды.

Язучы-прозаикжурналларының баш редакторы, якташыбыз Ф. Хөсни һәм башка күп кенә язучылар исемендәге әдәби премияләр иясе Зиннур Хөснияргә 60 яшь тулу уңаеннан "Җирдә калсын эзең маяк булып" дип исемләнгән китап-журналлардан күргәзмә эшләнде. "Күкеле сәгать", "Әкият һәм хикәят" хикәяләре кычкырып укылды. "Салават күпере аша кайтам сабый чагыма..." темасы астында язучы иҗатына сәяхәт үткәрелде.

Иске Җөри авылы китапханәсендә язучы Гәрәй Рәхимнең 80 яше уңаеннан “Нурлы һәм моңлы  шигырьләр” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды һәм китапларына күзәтү үткәрелде. Китап укучы яшьләр Гәрәй Рәхимнең кызыклы шигырьләре белән таныштылар.

24 июль  көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты директоры мәдәният йорты янында урнашкан спорт мәйданчыгында “Мин спортны яратам” дип исемләнгән футбол ярышы уздырды. Соңыннан футболның нинди файдалы спорт төре икәне турында сөйләшү булды.

Шуңа күрә дә, террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен  чаралар күрү – һәркемнең бурычы.  Шул уңайдан 23 июль  көнне  Иске Җөри авылы китапханәчесе балалар белән  “Без терроризмга каршы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Әлеге чараның максаты - балаларда террорчылык  һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы  тискәре караш тәрбияләү иде. Балаларга илебездә барган терракт очраклары турында сөйләнелде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International