ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2021 ел
җомга

Җәйге чорның иң популяр бәйрәмнәренең берсе - "Нептун көне". Бу-җәй, су һәм сәламәтлек бәйрәме, анда безнең балалар үзләренең бөтен осталыкларын күрсәтә алдылар. Балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар. Әлеге җәйге күңел ачу балаларга уңай хис-кичерешләр генә биреп калмады, шулай ук аларның организмын чыныктыруга ярдәм итте. Җәйге кызу көндә балаларга Нептун искиткеч күңелле чара бүләк итте! Барлык балалар да бик канәгать калдылар!!!

5 нче июльдә Теләче урта мәктәбе “ Дуслык” мәктәп яны сәламәтләндерү лагеренә  РОСТО ДОСААФ" оешмасыннан "Картинг" түгәрәге кунакка килде. Рәис Нуретдинов житәкчелегендә килгән команда, лагерьга йөрүче балаларны түгәрәк эшчәнлеге белән таныштырды. Картинг  машиналары турында сөйләде. Түгәрәккә йөрүче балалар, әлеге "нәни" машиналарда йөреп тә күрсәтте.

Әлеге уңайдан 7 июль көнне Олы Саурыш авылында 59 ел бергә гомер иткән  Зилә һәм Хәлим  Мөхәмәтгалиевларга бүләкләр һәм чәчәкләр белән беррәттән,  “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале дә тапшырылды.
Әлеге бүләкләрне ияләренә район Башлыгы Н.Н.Хаҗипов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, авыл җирлеге башлыгы, районның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе тапшырды. Әлеге күркәм бәйрәм белән котлап исәнлек-саулык, бәхетле карлык, бер-берсенең, якыннарының җан җылысын тоеп яшәүләрен теләделәр.

Бүген, 8нче июль өнне, Теләче 2нче балалар бакчасында "Ромашка белән гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" дип исемләнгән музыкаль бәйрәм үткәрелде. Балалар өчен төрле кызыклы конкурслар, уеннар оештырылды. Уеннардан тыш балалар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, бик күңелле ял иттеләр.

Ә җәйне китап белән үткәрү - тагын да кызыклырак! 6 июль көнне Казаклар авылы китапханәсе “Хыялый балачак” берләшмәсе йөрүчеләр өчен яраткан китаплары буенча “Син киңәшчем янымда” дип исемләнгән әдәби круиз үткәрде. Балалар үзләренең яратып укыган китапларыннан өзекләр, шигырьләр укыдылар. Иң күп укылган китаплардан төзелгән викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Чара барышында китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштылар. Әлеге чарадан барлык катнашучылар да өйләрендә уку өчен китаплар һәм журналлар белән киттеләр.

Әбде авыл китапханәсендә Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә гадәттәгечә котлау открыткалары әзерләнде һәм  авыл халкына таратылды.

8 июль көнне  район мәдәният йортында мәдәниятт йорты директоры Ф.М. Нагимова, методист З.В.Ибраһимова , авыл мәдәният йорты директорлары, авыл клубы мөдирләре катнашында  чираттагы  киңәшмә узды. Киңәшмәдә сүз грант бәйгеләрендә катнашу, җәйге чорда чаралар уздыру һәм  хәзерге чорда актуаль тема  – прививка ясату хакында барды.

Элек-электән килгән канун бу. Безнең эби-бабайларыбыз да солдатка китүне зурлап үткәргәннәр. Солдатка китәсе кешене бөтен авыл халкы белгән, зурлап армия сафларына озаткан. Бу матур йола: солдатны озату һәм каршы алу күренешләре безнең Баландыш авылында да саклана. 5 нче июль көнне авылыбызның талантлы, җырчы егете Данил Галимовны армиягә озату кичәсендә мәдәният хезмәткәрләре дә катнашып үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Исән йөреп, сау кайт солдат!

Алар каникулда рәхәтләнеп ял итәләр. Төрле экскурсияләргә баралар.Без мәдәният хезмәткәрләре дә каникул вакытында балалар белән төрле мәдәни чаралар үткәрәбез.7 июль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Күңелле каникуллар “ дип исемләнгән чара үткәрделәр. Бу чара мәдәният йорты бакчасында уздырылды. Анда берләшмәгә йөрүче укучылар  кызыклы- мавыктыргыч уеннар,спорт уеннары уйнадылар.

Әңгәмә барышында балалар тест сорауларына  җавап бирү бәйгесендә катнаштылар. Наркотикларның тормыш өчен куркыныч матдә булуына төшенеп үз фикерләрен эйттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International